Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Питрау” үрнәк балалар фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

Коллективта 16 бала - 10 кыз һәм 6 малай шөгыльләнә, аларның барысы да вокал һәм хореография буенча сәләткә ия

“Питрау” үрнәк балалар фольклор ансамбле "Питрау" халык фольклор коллективының иярчене буларак 2000 елда барлыкка килә.
Коллективның сәнгать җитәкчесе Адамова Людмила Николаевна, хормейстер Кузьмин Леонид Николаевич, хореограф Солдатова Татьяна Павловна.

“Питрау” үрнәк балалар фольклор ансамбленең беренче чыгышы Мәләкәс авылының “Тамчыкай” балалар бакчасында үза, беренче тамашачылары балалар бакчасына йөрүче нәниләр була.

Коллективта 16 бала - 10 кыз һәм 6 малай шөгыльләнә, аларның барысы да вокал һәм хореография буенча сәләткә ия. Яңа халык җырларын, бию һәм әйлән-бәйлән хәрәкәтләрен зур теләк белән өйрәнәләр, керәшен халкының гореф-гадәтләре, авылларының, туган якларының тарихы белән танышалар. Балалар дустанә, иҗади һәм үзләрен теләсә кайсы сәхнәдә иркен хис итәләр.

2012 елда коллектив өчен костюмнар тегелә һәм алар беренче тапкыр "Туым Җондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылары фестиваль-конкурсында катнашалар һәм лауреат булалар.

“Питрау” үрнәк балалар фольклор коллективы авыл, район, республика чараларының актив катнашучысы, төрле форматтагы конкурслар һәм фестивальләр дипломанты һәм лауреаты. “Питрау” үрнәк балалар фольклор коллективы Тукай районының горурлыгы һәм визит карточкасы булып тора.2016 елда коллективка "үрнәк" исеме бирелә. “Питрау” үрнәк балалар фольклор коллективы күп кенә республика, бөтенроссия, халыкара фестивальләрдә катнашучы һәм җиңүче.

2016 елда үрнәк балалар фольклор коллективы базасында “Питрау – бәләкәч” балалар фольклор коллективы җыела. Коллективта 6 кыз һәм 6 малай шөгыльләнә. Аларның да республика фестивальләрендә үз җиңүләре бар инде.

Балалар җаваплы, вокал һәм хореография белән дә теләп шөгыльләнәләр. Аларга үз костюмнары ошый. Сәхнәдәге чыгышларыннан ләззәт алалар. Керәшен бәйрәмнәрендә, район, республикакүләмендә уздырылган барлык чараларда актив катнашалар.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев