Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау чибәре "Сәләт"тә әйдаман

"Сәләт" лагере 1994 елдан бирле эшли

“Сәләт” лагерен Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Бары тик сәләтле балаларны гына җыйган лагерь 1994 нче елдан бирле эшләп килә. Сәләтле балаларга сәләтле вожатыйлар да кирәк бит. Бу лагерьда аларны “әйдаманнар” дип йөртәләр.

5 – 11 август көннәрендә “Питрау чибәре”, керәшен яшьләре активисты Ирина Суескина Сәләтнең Шәхес-КВН сменасына әйдаман булып барды. “Сәләттә инде өченче тапкыр. Бездә барлыгы 185 бала иде. Шул балаларга өч төп әйдаман. Алар санына мин дә кердем”, - ди Ирина.

Фотода Ирина "Сәләт" лагеренә нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов (Әдип Әлмир) белән

“Сәләт-Шәхес” аланы программасы балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүне күздә тотып төзелә. Смена дәвамында балалар режиссура, актерлык осталыгы, видеосәнгать, сәхнә теле, StandUp, вокал, команда төзү, психология һәм социология дәресләрендә катнашалар. Иринаның төп вазыйфасы хореография булган. Ул Шәхес-аланы балаларын 15-20 август көннәрендә булачак Иске Казан форумына әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев