Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау чакыра. Керәшен авыллары бәйрәмгә әзерләнә

Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә Питрау бәйрәме узу вакыты билгеле булды

 Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Көннәр, Аллага шөкер, матур тора. Болыннарда җиләкләр пешә, чәчәкләргә кунып, күбәләкләр уйный, тирә-якка кипкән печән исе таралды.

Беренче Питрау 11 июль көнне Чаллы шәһәренең Җиңү паркында гөрләячәк.

Нәкъ көнендә, 12 июльдә Зәй районы Cарсаз Баграж авылының Кашка тау итәгендә; Кукмара районының Түбән Чура; Кайбыч районының Иске Тәрбит; Сарман районының Ләке; Менделеевск районының Сәйтәк, Теләче районының Петровский, Мамадыш районының Албай авылларында Питрауны зурлаячаклар.

14 июль көнне Чистай районының Бахта, Балык Бистәсе районының Шеморбаш, Түбән Кама районының Олы Аты авылларында бәйрәм көтелә. Шул ук көнне кичке якта Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” республика керәшен мәдәнияте фестивале узачак.

15 июльдә Киров өлкәсе Малмыж районы Носла авылында беренче тапкыр Питрау бәйрәме оештырыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез.Питрау бэйрэме белэн сезне.Сарман районы Нарат-Асты авылында Питрау бэйрэме кайчан буласы икэнен язмадыгыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зэй районы, Югары Баграж авылында Кашка тау юк бит.