Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау бәйрәменең асылы, мәгънәсе мәҗүсилектән килә

Питрау - Җир-Ана сайлаган көн

12 июль – христианнарда Петр һәм Павел апостолларны искә ала торган көн. Аның асылы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Элек ул халыкта Чәчәк бәйрәме дип йөртелгән. Питрау – һәрбер ыру-нәселнең, туган-тумачаның, кода-кодагыйларның очрашу көне.

Бу көнне христианнар Петр һәм Павел апостолларны искә ала. Тик шулай да, бу көнне уздырыла торган бәйрәмнең асылы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Элек ул халыкта Чәчәк бәйрәме дип йөртелгән булса, соң Питрау – һәрбер ыру-нәселнең, туган-тумачаның, кода-кодагыйларның очрашу көненә әйләгән дигән фикерләр бар.

Керәшеннәрдәге бәйрәмнәр циклы бик борынгыдан ук уйланылып төзелгән. Керәшен бәйрәмнәре дин белән генә түгел, мәҗүсилектән килгән ышанулар, табигать белән бик нык бәйле. Монда Табигать-анадагы бер үзгәреш тә игътибарсыз калмый. Керәшеннәр православиегә күчкәч, элек цикл белән уздырыла торган бәйрәмнәрен православ календарьга сала. Шулай итеп, Питрау, Торыйсын, Элҗен, Пыкрау көннәре җыен белән берләштереп үткәрелә башлый. Бу бәйрәмнәр элекке җыен вазифаларын да уңышлы итеп үти.

“Күп кенә төбәкләрдә керәшеннәр кунак мәҗлесен һаман да “җыен” диләр. Үткән заманнардагы җыеннарның чагыштырмача тулы йолалары барлык керәшеннәрдә дә яхшы сакланган. Борынгы дәверләрдә керәшен ырулары, туган-тумачалары, фин-угор, төрки халыклар кебек үк берләшеп, авылларда ил булып яшәгән. Ел саен бер тапкыр, гадәттә җәй көннәрендә, җыен уздырганнар. Анда ел дәвамындагы эшләргә бәя бирелгән, киләчәккә планнар корылган. Җыеннарда ыру-кабиләләрдәге уналты яшькә җиткән барлык ир-атлар катнашкан. Билгеләнгән көнне алар, илнең җыен үткәрү табагына җыелып килгәннәр һәм түгәрәк ясап утырышканнар. Илнең иң дәрәҗәле агасы, Тәңрегә теләкләрен әйтеп, җыенны башлап җибәргән. Беренче түгәрәктәге агайлар – абруйлы кешеләр – аякларын бөкләп, иркенләп утырган. Икенчесендә хуҗалыкларын үз көче белән алып барган ирләр утырган, яисә тезләнеп торган. Өченче әйләнәдә күпчелек яшьләр, балалар, ярлылар һәм, еш кына, хатын-кызлар басып торганнар. Мондый өч катлы түгәрәктә ил кешеләрен күрергә һәм ишетергә җайлырак булган. Ил тормышы турында сөйләшү, гадәттә, беренче әйләнәдә утыручылар арасында барган. Икенчедәгеләр тик кайбер вакыт төзәтмәләр һәм өстәмәләр керткән. Өченчедәгеләре шыпырт кына тыңлап торган. Җыеннарда ил тормышына кагылган барлык проблемалар, алдагы планнар турында фикер алышып, карар чыгарганнар. Шуннан җырчы-думбырачылар, гөсләчеләр элекке батырлар, данлыклы ата-бабалар турында үткән тарихка кагылышлы риваятьләр, тарихи җырулар башкарган”, - ди фольклорчы галим Геннадий Макаров.

Аннан соң, алдан ук сөйләшеп куелганча, һәрбер ыру үз туганнарын, үзаралый чиратлап, рәт буенча өйдән өйгә кунак итеп йөрткән. Һәрбер өй хуҗасы ырудашларын хөрмәтләп мул табын әзерләгән, сыра, әчетелгән умарта балы белән сыйлаган. Сый өстәлендә бер генә тустаган кулланганнар. Өй хуҗасы алдан ук һәрбер туганына үзенең мөнәсәбәтен белдергән җыр әзерләгән, тустаганны туганына җырлап биргән, туганы да җыр белән җавап биргән һәм эчеп куйган. Шуннан җыр алышу һәм тустаган күршесенә күчкән. Бу борынгы сый йоласы керәшеннәрдә хәзер дә бар. Керәшен фольклорын өйрәнгән галимә Флёра Баязитова да керәшен мәҗлесләрендә, туйларында иң борынгы һәм сакланып калган иң матур күренеш буларак, кара-каршы җырлау йоласын атады.

Табигать кушканча

Питрау җитте – җәй бетте, ди халык. Чыннан да, 12 июль табигать календаренда җәй кыл урталай бүленгән көнгә туры килә. Бу көнне сандугачлар сайраудан туктый, күке тавышы ишетелми башлый. “Кыр эшләренә күчү алдыннан бер көч җыйнау йоласы итеп уздырылган “Питрау” – мәҗүсилектән калган бәйрәм. Халык Питрау бәйрәмен җәй көненең чиге дип билгеләгән. Аны печән өсте, урак өсте, көз башы дип каршылаган. Йола буенча, Питрау уразасын тәмамлап, авыз ачканнар. Аның өчен Питрау тәкәсе суйганнар, бер-берсенә рәт йөрешкәннәр. Бүгенге көндә күп авылларда борынгылардан калган Питрау бәйрәмнәре кабат яңартылды. Мамадыш районы Җөри авылындагы Питрау исә республикабызда керәшен мәдәнияте фестивале дәрәҗәсендә уздырыла. Монда ел саен меңләгән кеше җыела. Узган елны, фестивальнең 20 еллык юбилеенда, 60 меңнән артык кунак катнашты. Татарстан күләмендә уздырылган керәшен җыенына Башкортстан, Чиләбе, Оренбург, Удмуртия, Самардан кунаклар, фольклор ансамбльләр килә. Бәйрәмнең бер күрке керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле чыгышы булса, Питрауның аерылгысыз өлеше – “Кряшен чибяре” конкурсы. Элек заманнарда да керәшен җегетләрне кызларны Питрауда күзләгән, Покрауда туй иткән. Күп авылларда Питрау бәйрәмнәренең торгызылуы, борынгы җолаларыбызның җаңаруы керәшеннәр өчен бик мөһим, шул ук вакытта кирәкле күренеш. Әлеге бәйге “Кряшен чибяре” билләр, буйлар үлчи торган бәйге түгел, ул – этник конкурс. Кызларның керәшен халык традицияләрен, йолаларын, мәдәниятен белүе, үзенең дә нинди дә булса сәләтен күрсәтүе – ярышның төп асылы. Быелгы коронавирус белән бәйле ситуация 2020 елның Питрауларына зур үзгәрешләр кертте кертүен. Тик җаңарган җолаларыбыз киләсе елларда тагы да ныгыр дигән өмет белән яшибез”, - ди ТР иҗтимагый керәшен оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясенең Идарә Советы әгъзасы, Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге директоры Людмила Белоусова.

“Питрауны Сабан туе дип бутап сөйләүчеләр дә бар. Хәзерге Питрауларда охшаш элементлар бар, ләкин борынгыларның Питрау җыенының асылы тирәндәрәк ята. Питрау ул июль уртасында, печәнгә төшәр алдыннан үткәрелә торган календарь бәйрәме. Шуңа да хәзерге Питрауларның максаты – халыкны керәшеннәрнең борынгы традицияләре белән таныштыру”,  - дип ассызыклап үтте Мамадыш районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.

Питрауга бәйле ышанулар

Питрау көннәрендә көндезен балалар һәм үсмерләр өйдән өйгә славут – көйгә салынган күмәк такмаклар әйтеп йөргәннәр. Кичен яшьләр иң матур күлмәкләрен киеп, тәңкәле бизәкләрен тагып уен табагына җыелган. Түгәрәк уенны танылган оста җыручылар башлаган. Түгәрәк уенның үзенә хас аерым көе һәм аяк хәрәкәтләре булган. Бу бәйрәмнәрне өйрәнгән белгечләр әйтүенчә, түгәрәк уенннарда җырланылган җырулар үзләре мантрага тиң. Барча халыкның җыелып Тәңредән, Табигать-анадан әйбәт уңыш соравы бит ул, дип яза Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров “Керәшен мәдәнияте” китабында.

Яшьләр төн буе түгәрәк уенда уйнаган, таң атканда “кояш сакларга” барганнар, кояшның төрле төсләргә кереп “уйнаганын” караганнар. Халык ышануы буенча, күктә матур, төрле төстәге каурыйлы Нәҗагай исемле кошлар очып йөри башлаган, диләр. Чынлап та, Питраудан башлап, төнлә кояш нурлары балкып китеп уйный башлаган.  Аны халыкта “нәҗагай” яисә “аҗаган”, “аҗдаган” да диләр. Шулай итеп, Питрау көненә  күк йөзе үзенең сөенечләрен җибәрә, имеш. Борынгы риваятьләр буенча, төнге кинәт яктырып китүләрне Нәҗагай исемле кошларның төрле төстәге курыйлары яктырып китә, дип белгәннәр һәм ашлыклар өлгерүгә оңгай килә, дип ышанганнар.

Питрау уеныннан кайтканда, кызлар кырдан унике төрле чәчәк җыйганнар һәм ырым буенча, шул чәчәкләрне мендәр астына салып: “Унике кырдан – унике төрле чәчәк, унике җегет! Миңа язганы төшемдә күренсен”, – дип әйткәннәр һәм иртә белән күргән төшләрен юраганнар. Питрау атнасы узгач, кичке түгәрәк уеннар үткәрү дә тыелган. Тик печән чабу вакытында, урак уру вакытында яшьләр эш арасында, эш вакытында махсус йола җырлары башкарган.

Керәшеннәр арасында, изге Петр 12 июльдән соң яфракларга төкергән дигән ышану бар. Алар шуннан соң саргаеп кибә башлый. Шуңа күрә халык Питраудан соң шифалы үлән һәм үсемлекләр сабагын җыюдан туктый һәм  үлән тамырлары сихәт җыя башлый. Питрау ул ­– Җир-ананың табигать баласы өчен сайлаган сихри көчкә ия булган, байлык биргән мул көне.  Киләчәк буыннарга Питрау көненең мәгънәсен дә, асылын да тапшыру – барыбызның да борынгылар рухы алдындагы булган иң олы бурычы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев