Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау бәйрәмендә керәшеннәрнең асыл затларын бүләкләделәр

XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин керәшен халкының күренекле вәкилләренә мактаулы исемнәр тапшырды

Татарстан Президенты фәрманы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанда яшәүче халыклар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең “Керәшен” этнографик мәдәни-агарту берләшмәсе рәисе Тамара Баһаутдинова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Михайлов бүләкләнде.

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мамадыш районы Комазан башы авылы мәдәният йорты директоры Мария Андреевага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Казан дәүләт филармониясенең артист-вокалисты Марина Карповага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Илья Максимов “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мамадыш үзәк район хастаханәсенең түләүле акушер бүлегенең шәфкать туташы Клавдия Ермолаевага “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Республиканың мәдәни үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы "Туганайлар" газетасы редакциясенең җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Юлия Губина, Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов, Балык Бистәсе керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Романов, Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семёнова лаек булдылар.

Татарстан халыклары Ассамблеясе сертификатын Мамадыш районының "Урагай" фольклор ансамбленә (җитәкчесе Николай Михайлов) бүләк иттеләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк тамгасы Зәй районының Сарсаз-баграж мәктәбе "Сандугач" балалар коллективы җитәкчесе Пётр Утяганов бүләкләнде. Татарсан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының Почетлы Грамотасы Республика керәшен оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активистлары Юлия Дувалова белән Артур Сәләхиевка тапшырылды.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән Менделеевск районы керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова һәм Тукай районы Кенәз авылы "Айбагыр" ансамбле солисты Морозова София бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев