Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау бүләгенә — яңа милли күлмәкләр

Кайбыч районындагы Иске Тәрбит авылының “Сәүдияр” халык фольклор ансамбле Җөридәге Питраудан зур бүләк белән кайтып китте.

1987 елда оешкан “Сәүдияр”, авылның гына түгел, районның визит карточкасы булып тора.

Ансамбль репертуарына халык җырулары, әбиләрдән калган авыл такмалары, төрле йолалар кергән. Алар, аеруча, солдат озату, урак өсте, “Кыз җылату” күренешләрен яратып күрсәтәләр.

Безнең төп максат – әниләребез, әбиләребездән калган гадәтләрне саклау. Шуңа нәкъ менә үзебезнең авыл җыруларын җырларга тырышабыз.
Питрауда откан 500 меңлек сертификат акчасын да элеке, сандыктан чыккан, әниләрнең күлмәкләренә охшаган костюм-күлмәкләр тектерүгә тотарга җыенабыз, - диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Любовь Тимофеева.

“Сәүдияр”не алга таба сәхнәдә өр-яңа милли киемнәрдән күрербез дип, ышанып калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев