Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Питрау” ансамбле 30 яшьлек юбилеен уздырды

Халык иҗат коллективларының дистәләгән еллар буена таркалмый, яраткан тамашачысына тугры хезмәт итүләренең төп сәбәбе, аларның төрле буыннар чылбыры белән бәйле булуында. Үзенчәлекле җыруларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә өйрәтеп, репертуарларына яңа сулыш иңдереп, халыкка кирәкле булып озак еллар яши бирәләр. Шундыйларның берсе булган "Питрау" керәшен халык ансамбле Тукай районы Мәләкәс авылында иҗат итә....

Өч дистә ел эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ансамбльнең берничә буын - өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, яшүсмерләр һәм балалар коллективлары барлыкка килде. Иң кечкенәләре - балалар бакчасы коллективы - "Тамчыкай", калган бишесе "Питрау" исемен йөртә. Республика, төбәк һәм россиякүләм конкурсларда катнашып, питраулылар призлы урыннарга лаек булдылар, керәшен сәнгатен зур сәхнәләрдә күрсәттеләр.

Мәләкәслеләр юбилей кичәсен район күләмендә зурлап уздырды. Чарага авылдашларның олысы-кечесе җыелган иде. Юбилярларны котларга күрше авыллардан да килгәннәр. Бәйрәмдә Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, галим-фольклорчы Геннадий Макаров, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, ансамбльнең хормейстры Эльвира Камалова, шушы авылның суын эчеп, һавасын сулап үскән "Туганайлар" газетасы журналисты Мария Мартынова, оешманың яшь специалисты Алена Харитонова да катнашты. Кунакларны Тукай районы башлыгы Вәсил Хаҗиев сәламләде:

- Ансамбльгә мәдәният өлкәсендә һәм керәшен халкының сәнгатен саклауда куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтәм. Урам буйлап "мин керәшен" дип кычкырып йөреп кенә халыкыңны, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрнен саклап калып булмый. Аларны шушындый ансамбльләр белән "Питрау" җыеннары җыеп, Мәләкәс авылында гына түгел, Тукай районына чыгып, республика һәм россиякүләм чараларда катнашып, Ватанны, хезмәтне, спортны яраткан кешеләребез белән саклап була. Бу халык гореф-гадәтләрен сакларга да, алар белән горурланырга да лаеклы, - дип, чыгыш ясады башлык.

35 ел элек Мәләкәскә килеп төпләнгән, биредә кайчандыр хезмәт юлын колхоз председателе булып башлаган, Вәсил Гарипович әле бүген дә үзенең авылдан беркая да китәсе килмәве, район халкының, авылдашларының авыр вакытларда сынмыйча, һәрвакыт тырышып хезмәт итеп, матур гына яшәп ятулары турында да әйтеп узды.

Людмила Белоусова керәшен җәмгыяте башлыгы Иван Егоров исеменнән "Питрау"ны юбилее белән котлап, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү өстендә зур көч куйган һәм яшь буын белән нәтиҗәле эш башкарган Роза Семеновага, Лидия Фартдиновага, хореограф Татьяна Солдатовага, аккомпаниатор Леонид Кузьминга, ансамбльнең җитәкчесе Людмила Адамовага һәм район керәшен җәмгыяте җитәкчесе Михаил Мифодеевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Эльвира Камалова да Республика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге исеменнән россиякүләм танылган ансамбльнең эшчәнлеген югары бәяләп, рәхмәт белдерде. Боларга өстәп, "Питрау" ансамбле район мәдәният бүлеге һәм республика керәшен оешмасыннан утызар меңлек сертификатка ия булды.

Михаил Мифодеев чыгышында сәхнә түрендә бүген инде таякка таянган традицияләрне саклаучы искиткеч әбиләрдән алып милли киемнәргә киенгән бәбиләргә кадәрге буынны сәхнәдә күргәндә, шатлыктан күзләре яшьләнүен яшермәде. Мәләкәснең һәрчак балалар белән гөрләп торуын да теләде ул.

Бәйрәм барышында 1986 елда беренчеләр рәтендә булган Буханова Анна, Пантелеева һәм Трофимова Евдокия түтиләрнең иңнәренә ансамбльнең тәүге җитәкчесе Раиса Прохорова (Суворова) хөрмәтләп, җылы шәлләр япты. Оештыручылар инде арадан мәңгегә киткәннәренең дә тавышларын ишеттерде. Аларны тынлык минуты белән искә алу, бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булды.

"Питрау" яшүсмерләр коллективының беренче уңышы "Туым Жондозы" керәшен җыруларын яшь башкаручылар фестивалендә булды. Ансамбль 2015 елда гөрләп торган чыгышы белән һәркемне үзенә сокландырып, фестивальнең Гран-при бүләген алган иде. Нәкъ тә шушы көннән алып, аларның россиякүләм йолдызлы сәгатьләре башланды. Ансамбльнең җитәкчесе Людмила Адамовадан әлеге уңышның сере турында сораштык.

- Мин әби белән үстем. Ул гомер буе җырлады - көйләре әле һаман да колагымда яңгырый. Аннан соң безнең коллективның хореографы да, баянчысы да бар. Бергәләшеп балаларга этник сәнгатьне өйрәтәбез. Балалар талантлы - ничек итеп өйрәтсәң, шулай җырлыйлар. Бездә керәшен балалары гына, шуңа күрә иман җыруларын да өйрәнәбез. Алар аны чын күңелдән җырлый. Бу эшкә соңрак тотынсак та, этник мәдәниятебезне югалтасыбыз килми. Өйрәнелмәгән тасмаларга яздырылган җырлар, эшкәртәсе материаллар да шактый. Яшүсмерләр коллективы белән никрут җырларын өйрәнеп, тагын бер "фурор" ясарга планлаштырабыз әле, - диде ул. - Без Октябрина Федоровна Аюпованың җиңел кулыннан күтәрелә башладык. Ул Тукай районы мәдәният бүлегенә килмәсә, безне күреп алмаса, әле дә авылдан чыкмыйча утырыр идек. Тик торганыбыз юк - йөргән саен шомарабыз. Сертификат акчасына яңа гармун аласы килә. Балаларның аяклары тиз үсә - сәхнәдә кияргә ботинкалар да кирәк.

Бәйрәм кичәсе чын мәгънәсендә кызу булды. Мәләкәснең чәчрәп торган алты коллективы сәхнә түрендә ут уйнатты. Алар башкарган җырулар авылның һәр почмагына яңгырады. Биюләре аша залда утыручы һәркемгә ташып торган энергия, күтәренке кәеф һәм чиксез горурлык хисләре таралды. Районның Борды, Ерыклы, Кнәз авылларыннан кунак булып килгән фольклор ансамбльләр дә ямь өстенә ямь өстәде. Алар питраулыларның бәйрәм туйларын котларга гармуннар белән залдан ук гөрләшеп менделәр.

Әлеге кичә Тукай районы керәшеннәрен берләштерә торган беренче зур чара булды. Кама елгасының бу ягындагы барлык керәшен карендәшләргә шулай бергә тупланырга күптән вакыт җитте инде. Керәшенлекләреннән оялмыйча, курыкмыйча, күкрәк кагып, төпле үзаң белән яшәсеннәр иде. Һичшиксез, әлеге җыен моңа зур бер адым, этәргеч булыр, дип өметләнәсе кала.

P.S. 18 декабрьдә "Туым Жондозы" республика фестиваленең Алабуга шәһәрендә узган финал турында 7-9 яшьлекләрдән торган "Питрау-бәләкәч" ансамбле I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. "Бәләкәчләр" 14 январьда Казанда Гран-при өчен көрәшәчәк.

Тагын укыгыз һәм фотолар карагыз:

"Питрау" фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен гөрләтте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев