Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәчтән ирле-хатынлы Семеновлар токымлы ат фермасы тоталар

Фермада 67 ат исәпләнә.

Питрәч районыннан ирле-хатынлы Фрида һәм Геннадий Семеновлар Олы Бутырка авылы янында ат фермасы тоталар. 

– Атларны балачактан яратам. Мин чыгышым белән Мамадыш районыннан. Минем әтием Николай Иванович “Мамадыш” совхозы идарәчесе иде. Йорт хуҗалыгында без һәрвакыт өч-дүрт ат тоттык. Мин дә аларны караштым, аларны тәрбияләү, болында көтү, аларга атланып йөрү миңа бик ошый иде, – дип искә ала Геннадий Николаевич.

Күп еллардан соң ул авыл хуҗалыгы белән җитди шөгыльләнергә уйлый. Шулай итеп 2017 елда Олы Бутыркада буш урында аның фермасы барлыкка килә. Ат абзарлары, җәйге һәм кышкы араннар төзегәннәр, Званка авылындагы ат заводыннан рус авыр йөк токымлы 30 ат сатып алганнар. 

Фермада 67 ат исәпләнә. Хуҗалар көн саен алар янына барып йөриләр. Аларны көн саен карарга, ашатырга, эчертергә кирәк бит. Барысының да исеме бар, Геннадий Николаевич һәрберсенә исемнәре белән дәшә, һәм алар аны аңлыйлар.

– Ашамлыклары һәрчак алларында. Печәнне җитәрлек әзерлибез, хәтта запас белән дә, күбесенчә болын үләне һәм люцерна. Ашлыкны сатып алабыз, атлар солы яраталар, ул да җитәрлек. Кырларда эшләү өчен үз техникабыз бар, – дип билгеләп үтте Геннадий Семенов.

Аның атлары салкынга чыдам, аларны январь салкыннары да куркытмаган. Җәйге чорда алар болыннарда, ә кышын абзарда торалар. Атларны күбесенчә Татарстанда сатып алалар, Россиянең башка төбәкләреннән дә килгәлиләр икән. Күпчелек атлар сатыла, фермада яшь атларны гына калдыралар. Елына якынча утыз тай туа. Тайлар ике ел чамасы үсә, бу чорда аларга махсус тәрбия кирәк.

Семеновларның яраткан атлары да бар, аларның берсе Альтаир кушаматлы, ул безне кунакчыл каршы алды. Хуҗа белән сөйләшкән арада, бездән бер адым да читкә китмәде, бөтенебезне иснәп чыкты, үзе белән фотога төшәргә мөмкинлек бирде.

– Алар безнең кулга ияләшкән. Кешегә дә бик тиз ияләнәләр, аларны арбага, чанага җигәргә өйрәтүе кыен түгел, шулай ук ат өстендә йөрергә өйрәнгәндә дә үзләрен тыныч тоталар, – диде хуҗа. – Алга таба киңәергә, баш санын арттырырга, яңа корпуслар төзергә телибез, – дип уртаклашты ул.

Илшат Гайсаров, Алга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев