Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәч районыннан Валерий Максимов Жуков медале белән бүләкләнде

Валерий Максимов Харьков өлкәсенә һөҗүм вакытында батырлык күрсәткән.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен Питрәч районыннан Валерий Максимов РФ Дәүләт бүләге – Жуков медале белән бүләкләнде, – дип хәбәр итә районның "Алга" газетасы сайты. 

Валерий П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы филиалында укыганда «Форпост» хәрәкәте активисты булган.

– Ул бик җаваплы, тырыш егет. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Ул безгә дә, әти-әнисенә дә һәрвакыт ярдәм итте. Кайвакыт төзелештә дә эшләп алды, бөтен эшне дә белә, – дип сөйләде аның турында «Форпост» МБУ директоры Наилә Таҗиева.


Хәзер ул Украинада махсус хәрби операциядә катнаша. Элек контракт буенча хезмәт иткән, әмма аның срогы тәмамлангач, хезмәттәшләре белән бергә алгы сызыкта кала. Харьков өлкәсенә һөҗүм вакытында ул иптәшләре белән алгы сызыкта бара, шуның нәтиҗәсендә тыныч халыкны Россия территориясенә алып чыгалар.

Егетнең әнисе Мария Максимова улын өйгә кайтуын түземсезлек белән көтә.

– Без аны бик көттек, ләкин ул калырга булды. Балачактан ук хәрби эшкә тартылды. Әлбәттә, мин аның безнең белән өйдә булуын телим. Әтисе дә нык авырый, мин дә олы яшьтә... Ләкин ул хәрби юлын сайлады. Кайткач, хәрби училищега укырга керермен, ди ул. Еш аралашабыз, бүген генә шалтыраттым, командирның аны мактаганын сөйләде. Уңышлары өчен шатланабыз. Иң мөһиме, исән-сау өйгә кайтсын, – дип тели ана кеше.

Жуков ордены һәм медале хәзерге Россиянең беренче орден-медальләренең берсе. Алар фашистлар Германиясен җиңүдә зур өлеш керткән төп полководецның 100 еллыгына багышлап гамәлгә куела.

Жуков медале хәрбиләргә Ватанны һәм Россиянең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән кыюлыклары, фидакарьлекләре һәм шәхси батырлыклары; хәрби хезмәттә, хәрби кизүдә һәм өйрәнүләрдә; шулай ук күнегүләр һәм маневрларда күрсәткән аерым батырлыклары; хәрби әзерлектә яхшы күрсәткечләре өчен тапшырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев