Питрәч районында Чита-Керәшен-Сәрдәсе юлын капиталь ремонтлау төгәлләнде
Объект «Имин сыйфатлы юллар»милли проекты кысаларында республика программасы буенча яңартылган.
"Бу программага без 2019 елда эләктек, шул ук вакытта проектны эшләдек, бөтен документацияне әзерләдек. Узган ел Чита авылыннан Көлкәмәр авылына кадәр 4,8 километр озынлыктагы юлның бер өлешен ремонтлаганнар иде. Җәй башыннан Керәшен-Сәрдәсе юлын яңартуга керештек", - дип сөйләде җирлек башлыгы Николай Морозов.
Моннан тыш, авылга керү юлында күпер ремонтланган. Конструкция 45 ел элек колхоз көче белән төзелгән булган һәм яраксыз хәлгә килергә өлгергән.
Ремонт вакытында урау юл ясалган һәм вакытлыча күпер төзелгән. Эшчеләр күпердәге җимерелгән полотноны тулысынча тергезгәннәр, ә торак пунктның үзендә асфальт җәеп, юлны җиде метрга кадәр киңәйткәннәр. Гомумән алганда, 2024 елда биредә 2,2 километр юл яңартылган.
Фото: Пестрецы-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев