Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пич җылысын хәтерләп...

Зәй районында яшәүче Клавдия Максимова авыл пичендә һәм аның тирәсендәге кайбер әйберләрнең үзләренчә әйтелә торган атамаларын дә язып җибәрде.

Авыл пиче бик нык сагындыра
Күңелләргә җитми җылысы.
Утә гомер аккан сулар кебек
Йорәкләрдә яшьлек сулышы!

Искә төшерик әле, карендәшләр! Элек авылдагы һәрбер йортның морҗасыннан ап-ак төтен күтәрелә иде, димәк, биредә тормыш кайный. Әниме, әбиме иртән таң белән үк мичкә ягып җибәргән. Әле табикмәк яки икмәк тә, чуенда аш та шунда пешә.
Пич башында аяк киемнәре, итекләр кибә иде. Салкын көннәрдә пич арасына кеченә бозау, бәрәннәрен дә керткәннәр. Һәр гаиләнең тормышын җылыта иде кебек ул авыл пичләре.
Хәтерлисезме боларны? Кемнәрнең өендә әле дә шундый пичләр саклана, бәлки әле анда тәмле ипи, балан бәлеше, керәшен тәбәсе, табикмәкләр дә пешәдер?

Зәй районында яшәүче Клавдия Максимова авыл пичендә һәм аның тирәсендәге кайбер әйберләрнең үзләренчә әйтелә торган атамаларын дә язып җибәрде.
Пич белән стена арасы – кучкар; пичтәге күмерләр сүрелеп беткәч, өйнең суыгы чыгып бетмәсен өчен яба торган – мөшкә; түшәмгә пич янына беркетеп куелган агач (рейка кебек нарсә) – киштә әйбер элеп куяр өчен яки юеш әйберларне киптерергә; казан утырткан уем – казан асты, казан астына каршы бер уем – култыкса, пич башы һәм мич башы белән түшәм арасында –сүндәрә, бияләй-носкилар киптерер өчен уем – пичәркә, идән белән пич арасы – пич асты .
Пич өчен кирәкле җайланмалар(инвентарьлар)кисәү агачы, җәмки, самовар, казан, ут бик дөрләгәнда мичнең төтен чыгу юлын яба торган калай җайланма, пумала, ипи калагы, күмер чүлмәге, табагач.
Сөйләм бит төрле якта төрлечә. Мәсәлән, пич арасын “кәбәрткә”, “аралык”, “кәзәнкә” дигән яклар да бар. Пич турында нәрсәләр истә калган, языгыз,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев