Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Петровка Завод мәктәбе укучылары яңа һөнәр белән таныштылар

Балалар бик яратып, күңел биреп эшләделәр

Һөнәрчелекнең күп кенә тармаклары заманалар алга барган саен онытылып бара. Дөрес, яңача, заманча тормышыбызда аларның әһәмияте бөтенләй юк диярлек. Ләкин үсеп килүче буынны тәрбияләүдә алар бүгенге көндә бик актуаль юнәлеш булып торалар. Чөнки балалар үз куллары белән орчык тотып йон җегерләп, туку станында эшләп карасалар, үрү һөнәрчелегенең серләренә төшенсәләр, алар һичшиксез тирә-юньгә карата сак карарга, булганының кадәрен белергә өйрәнәчәк. Шуңа күрә яшь буынны үз халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыру музей эшчәнлегенең бурычы булып тора. 

«Үз илемдә –үз телемдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелүче,  “Талчыбык серләре” дип исемләнгән интерактив шөгыльнең дә өстенлекле бурычы - укучыларны милли кыйммәтләр белән таныштыру. Чираттагы очрашу Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары белән үткәрелде.  Балалар бик яратып, күңел биреп эшләделәр, әлбәттә, балаларның һәр эшнең рәтен белергә, һәр һөнәрнең серенә төшенергә һәм барсының да куелган максатка җитди карашлары булу сөендермәскә мөмкин түгел. Очрашудан бары тик якты, җылы хисләр генә калды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев