Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсионерларның бер өлеше өчен өстәмә акча алудагы үзгәрешләр хакында искәрттеләр

Иминият пенсиясенә өстәмә картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучыларга, авылда эш стажы утыз елдан да ким булмаган, авыл җирендә яшәүче һәм эшләмәүче кешеләргә түләнә

Пенсионерлар хәтта шәһәргә күченгәннән соң да «авыл стажы» өчен 25 процент күләмендәге өстәмә акча алуны дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фонды сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу шулай ук авыл җирлегенең административ чикләре үзгәрү аркасында шәһәр территориясе статусын алган очракларга да кагыла.

Россия Пенсия фондының Амур өлкәсе буенча пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Наталья Кучеренко сүзләренчә, хәзерге вакытта пенсионер шәһәргә күченгәч өстәмә акча алудан туктый, ә киләсе елдан бу норма үзгәрәчәк.

Россия Пенсия фондында искәртүләренчә, иминият пенсиясенә өстәмә картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучыларга, авылда эш стажы утыз елдан да ким булмаган, авыл җирендә яшәүче һәм эшләмәүче кешеләргә түләнә.

Моннан тыш, бу категориягә Россия территориясендәге (1992 елның 1 гыйнварына кадәр – элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендәге) авыл хуҗалыгы оешмаларында Хөкүмәт карары нигезендә күздә тотылган һөнәр һәм вазифаларга караган эш кенә керә. 

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X