Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пенсия фондына күчерелгән акчагызны тикшереп торыгыз. Алдамасыннар!

«Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева шундый киңәш бирде.

Гражданнарга Россия Пенсия фондына күчерелгән акча күләмен һәрчак тикшерергә кирәк.

Елена Григорьева сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча эш бирүчегә таянырга ярамый, чөнки барысы да үз вазифаларын намус белән үтәми, шуның аркасында хезмәткәрләргә түләүләрнең бер өлеше җитмәскә мөмкин.

Мондый хәлләр булмасын өчен, икътисадчы салым инспекциясе порталлары яки Фондның үзе аша Россия Пенсия фондына күчерелгән акча күләмен күзәтергә киңәш итте.

Ул эш бирүченең Россия Пенсия фондына һәм Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына хезмәт хакының 22, 2,9 һәм 5,1 процентын күчерергә тиешлеген искәртте. Шулай ук хезмәткәр бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү рәвешендә 0,2-8,5 процент күләмендә акча күчерелүгә хокуклы.

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев