Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пчеловод авылы халкы хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләшкән

Кукмара районының барлык авыллары да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертергә тырыша.

Ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз иминлеге сагында торганда, хатын-кызларыбыз аларның тормышларын уңайлырак һәм куркынычсызрак итәр өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр: маскировка челтәрләре үрәләр, тиз пешә торган коры ризыклар әзерлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар, оекбаш-бияләйләр бәйлиләр.

Бу эштән Пчеловод авылы халкы да читтә калмый. Буш вакыт булу белән, авыл мәдәният йортына, хәрбиләргә ярдәм итү өчен җыелалар.

«Ял көннәрендә клубта маскировка челтәрләре үрәләр, барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез»,— дип яздылар авыл клубы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев