Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Патриотик тәрбия максатыннан

Россиядәге мәктәпләргә дәүләт символикасы сатып алу өчен, ил бюджетыннан 1 миллиард сумга якын акча биреләчәк

Бу дәүләт күләмендәге “Мәгариф” проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Федераль бюджеттан субсидия буларак бирелә торган 970,92 миллион сум акчаны илнең 31 төбәге алачак. Мәсәлән,

Дагестанга – 107,5 миллион, Түбән Новгород өлкәсенә – 76 миллион, Чиләбе өлкәсенә 55 миллион сум китәчәк. Дәүләт символикасына Россия флагы, гербы һәм гимны керә.

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов бу яңалыкка кадәр үк инде яңа уку елының һәр мәктәптә дәүләт гимны астында дәүләт флагы күтәрүдән башланачагын хәбәр иткән булган.

Апрель азагында Казанның 187нче лицеенда уздырылган Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү тантанасында катнашып, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да моны “илебезгә – мәхәббәт, патриотлык тәрбияли” дип искәрткән булган. Министр әйтүенчә, киләсе уку елының 1 сентябреннән, һәр атна башында мәктәпләрдә гимннар яңгыратып, флаглар күтәреләчәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев