Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Пасыевлар, берләшегез!"

"Вконтакте" социаль челтәрендә әнә шундый исемдәге группа булдырдык. Илебезнең, хәтта бөтен дөньяның кайсы гына почмагында Пасыев фамилияле кеше очраса да, без беләбез: мондый фамилия бары бер җирдә - Мамадыш районы Владимир авылында гына бар.

Бу группа моның шулай икәнен тагын бер кат раслады гына. Мәскәү, Санкт-Петербург, Вологда, Самара, Магнитогорск кебек зур калаларда яшәүче Пасыевларның да бабалары - Владимир авылыныкы. Мулла, Улый, Ибекә, Темәпей, Унтый кушаматлы Пасыевлар бар. Владимирда мәктәп җитәкчесе, укытучы булып эшләгән Николай Владимирович Пасыев нәсел агачын барлап, схема рәвешенә кертеп калдырган. Шуны өйрәнеп, киңәйтеп, зур бер нәсел агачын ясарга иде дип, хыялланып йөрүче туганнарыбыз да бар әле безнең.

Пасыев... Фамилиянең кеше исеменнән алынмаганлыгы күренеп тора кебек. Владимирда кушаматтан киткән фамилияләр шактый. Николай Владимирович аны хатын-кыз исеменнән - Пасук-Прасковьядан киткән дип саный. Моның дөрес фикер булуына мин районыбызның Васильево авылына баргач, тагын бер кат ышандым. Анда Пасый Иваны дигән кеше яши. Мин бу дәдәйнең йөз процент Владимирныкы булуына ышанган идем. Ялгышканмын, фамилиясе Пасыев булып чыкмады, Әжмәкнең Пасый түти малае булып чыкты ул.

Владимирда чукындырылган татарлар яшәгәнлеген расларга тырышучылар, Пасыев фамилиясен, Биктяшев, Абдряшев, Сапурин, Бахров фамилияләрен дә мисалга китереп, аның Фәсхетдин дигән кешедән алынган дип тә яздылар. Чыннан да күрше авылларда Фәсхетдинне - Пасый, Фатыйманы - Патый дип атау очраклары бар. Тик хәзерге көнгә кадәр авылда чукындырылган татар-мөселманнар яшәгән булуын раслаучы бер дәлил дә юк. (Табылган зиратларда да мәҗүсиләр күмелгәнлеге билгеле.)

Республикабызның да төрле районнарына барып урнашканнар фамилиядәшләр. Рус, татар, мари, чуваш, удмурт, әрмән һ.б. халык вәкилләре белән тормыш корган Пасыевлар.

Группабызга төрле эчтәлектәге язмалар килә:

Вологдадан Анна Пасыева яза: "Исәнмесез! "Вконтакте"да Пасыевлар группасын күргәч, күземә яшьләр килде. Үземнең туганнарым турында бик күп беләсем килә, тик, кызганыч, татарча белмим."

Чаллыдан Василий Пасыев язмасы да бик кызыклы тоелды:

"Армиягә алынгач, башта учебкада Переславль - Залесскийга эләктем. Беренче перекличка. Минем фамилияне гел ялгыш әйтәләр иде: я Басыев, я Посеев дип. Ә монда дөп-дөрес яңгырады ул. Сержант әйтте дә, пауза ясалган кебек тоелды. Перекличка беткәч: "Кем монда Пасыев?", - дип чакыртып алдылар. "Туганнарыгыз арасында хәрбиләр бармы?" Беренче сорау шундый булды. "Бар!- дидем мин,- әбинең дәдәсе полковник." Фамилиясен әйттем. Казан шәһәренең ветераннар Советы председателе булып та торды әле ул. Ә "сорау алучылар" елмаештылар да китеп бардылар.

Шулай бервакыт хәрбиләрнең кабинетларын җыештырырга җибәрделәр. Иске стендларны чыгарабыз. «Показатели соцсоревнования роты №4» дигән стенд миңа эләкте. Карасам - язулар астына Петр Андреевич Пасыев кул куйган! Әллә нишләп киттем таныш фамилия күргәч. "Теге перекличкадан соң менә ни өчен белешкән булганнар икән!"- дип уйладым. Кызганыч, күрешә алмадык. Петр Андреевичны Германиягә җибәргәннәр иде.

Минем исемә төште: Пётр Андреевич, лейтенант чагында, без кечкенә вакытта, Кордонга (Дружба поселогын халык шулай дип йөртә) кунакка килгән иде. Аның белән армиядә очраша язарбыз дип кем уйлаган?"

Белештек: Петр Андреевич мәрхүм икән инде.

Сабадан Нина Пасыева: "Кызганыч, әти бу группаны күрми калды. Без, Пасыевлар, бик күп бит, их барысын бер җыйсаң иде шуларның дип, хыяллана иде ул", - дип яза.

Чаллыдан Нина Попова: "Безнең фамилиябез Петров. Ә Петровларның төп фамилиясе Пасыевлар булганын Владимирда берничә өлкән кеше генә белә инде. Репрессия елларында Петров фамилиясен алып калып кына котылган булган безнең бабабыз", -дип яза ул. Чыннан да, репрессияләнгән Пасыевлар бик күп булган шул.

Безнең 5нче буын бабаларыбыз гаиләсендә күп бала булган. Истәлекләргә караганда, бер өйдә 3 Иван булган диләр. Иван исеменең вариантлары Владимирда шактый - Ибекә, Ибуш, Ибашай, Ибук һ.б. Шуңа да аларның бер үк исемне - Иванны аңлатканын белмәгәннәрдер дә. Олы Иван - акыллы, киңәш бирергә яраткан, шуңа аңа "Мулла" кушаматы тагылган. "Муллалар" шушы Иванның дәвамчылары булып чыга. Кече Иван, төпчек, аны Ибекә дип йөрткәннәр булса кирәк, хәзер дә кушаматлары шундый, Пасыевлар күп булу сәбәпле, Малов фамилиясен алган, "Малый Иван", янәсе. Пасыевлар булган "Улыйлар"ның кушаматы - бабаларының исеме - Владимир- Уладимер- Улый. Улый белән бертуган Тимофейның варислары - "Темәпейләр" кушаматы алган.

Пасыевлар арасында гармунчы, баянчылар бик күп. Шуларны барлау белән шөгыльләнәбез. Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында ятып калган Пасыевларны барлап чыгарга исәбебез. Сакланып калган борынгы фотоларны эзлибез. Арабызда төрле һөнәр ияләре, эшмәкәрләр, иганәчеләр күп икән.

Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев