Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Пасхага 100 ләп күкәй буяп куя идек. Быел ...” - видео

Җөридән Эльвира Васильева авылда ничек итеп Олы көнгә әзерләнүләре турында

Актаныш районы Пучы авылында туып үскән Эльвира Тәфкил кызы моннан 30 ел элек Мамадыш районы Җөри авылы егете Василий Васильев белән гаилә корып җибәрә. Укытучылар гаиләсе Түбән Кама шәһәрендә озак еллар яшәгәннән соң, 3-4 элек Җөри авылына күченеп кайткан. “Яшь олыгая барган саен, күңел авылга тарта диюләре дөрес икән. Туган нигезне төпчек малай карап торырга, бетермәскә тиеш дип тәрбияләнгән буын без. Иван төпчек малай булгач, Җөригә күченеп кайтып, туган өйне торгыздык. Хәзер бит авылда да бөтен шартлар да бар”, - ничек итеп шәһәрне ташлап кайту тарихы белән бүлеште Эльвира Васильева.

Эльвира апа бүгенге көндә күрше Шүләнгер авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли, Василий дәдәй МЧСта хезмәт куя.  Катнаш гаилә булсалар да, күпләргә үрнәк булырдай матур керәшен гаиләсе булып, борынгыдан килгән жолаларны үтәп яшәп яталар.

- Балаларыбыз чумылдырылган, керәшеннәр. Дин начарга өйрәтми. Алла бер, Аңа табыну гына төрле формада. Изгеләрнең дә исемнәре бер. Күңелем белэн башка диндә булсам да, безнең гаилә керәшен гаиләсе. Бәйрәмнәр дә, йолалар да керәшенчә уза,  - дип сөйләде Эльвира апа. 

Быел коронавирус таралуны кисәтү максатыннан, апрель азагына кадәр үзизоляция вакыты дип игълан ителде. Православие дине вәкилләре, керәшеннәр бу айда иң зур бәйрәм – Олы көнне билгеләп уза. Заман дингә, борынгыдан килгән йолаларга да уз таләпләрен куйды. Бу уңайдан даны еракларга таралган Питрау бәйрәме уза торган Җөридә дә быелгы Пасха тарихка кереп кала торган итеп узар төсле. “Күкәй җыючылар да, бәйрәмгә кайтучылар да булмас, дип, бәйрәм көтәбез инде. Башка елларда 100 ләп күкәй буйый идек, быел нишләрбез?, - дип, авылдагы бәйрәмгә әзерлек рухын җиткерде Эльвира Васильева.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев