Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

15-яшьлек Никита Харитонов гаиләсе турында: «Без сәхнәдә, керәшен җырларын башкарырга, төрле бәйгеләрдә дә катнашырга яратабыз»

Түбән Камалы Харитоновлар гаиләсе республика күләмендә уздырылган «Фестиваль семей Татарстана-2022» бәйгесендә катнаша.

Александр һәм Людмила Харитоновлар Түбән Камада тора. Олы уллары - Никитага 15 яшь, кызлары Полинага - 9. 

Харитоновлар фикере буенча, хәзерге җәмгыятьтә һәм гаиләләрдә үз тамырларыңны, әби-бабаларыңны, гаилә тарихын өйрәнү тенденциясе югалып бара. Өстәвенә, йолаларга да игътибар бирелми. Саф мәдәният чыганагы булган авыл шәһәрдән аерылган. Шуңа күрә, милли кыйммәтләрне һәм культураны торгызырга, аны үстерергә, авылда гына түгел, ә шәһәр мәйданнарына да җиткерергә кирәк. 

Харитоновлар бу эшне үз гаиләләре мисалында да күрсәтә ала. Уллары Никита гаиләсе турында язган язманы тәкъдим итәбез.

"Пар канатлы гаиләм
Уң ягымда- әтием,
Сул ягымда әнием.
Әтием дә, әнием дә
Яклар кешем бар минем.
Без сеңлем белән пар канатлы гаиләдә яшибез. Тормышыбызда иң кадерле, ышанычлы кешеләребез – әти-әниебез булу белән без бәхетле. Әтиебез таянычыбыз булса, әниебез – ышанычыбыз. Алар безне дөньяны танып – белүдә дөрес юл сайларга, каршылыкларны жиңәргә, әдәпле, инсафлы булып үсәргә, укуда җаваплы булырга өйрәтәләр. Белемнәре буенча икесе дә укытучылар булсалар да, әтиебез Түбән Кама Нефтехимия заводында эшли. Ә әниебез сәнгать мәктәбендә балаларны музыка – җыр серләренә өйрәтә. Үз хезмәтләрен алар яратып башкаралар, гаиләдә дә, хезмәттә дә безгә урнәк булып торалар.

«Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диелә халык мәкалендә. Бу сүзләр безнең әти турында әйтелгән диярсең. Ул нинди генә эшкә тотынса да, сыйфатлы итеп башкарып чыга. Кулга балта- чүкеч тотарга, техниканы аңларга да әтием өйрәтә. Шәһәрдә яшәсәк тә, җәен авылга кайтып печән чабып, хуҗалыктагы барлык эшләрне карап, әби-бабайны шатландырабыз.

Әниебез үзенең назлы карашы, ягымлы сүзләре белән безне иркәли, кирәк вакытта юата, ярдәм итә. Ул аш- суга да бик оста. Ул пешергән бәлеш-өчпочмаклар, кыстыбый- дурчмаклар, тортлар, еш кына, безнең табында була. Әниебез ягымлы һәм йомшак куңелле.

Әнием кул эшләренә дә бик оста. Безнең керәшен халкында Сабантуйга чиккән сөлге чыгару кебек борынгы гадәт сакланып калган. Бу эштән әниебез дә читтә калмый. Ул кул эшләренә сеңелемне дә өйрәтә. Өйдәге чисталык һәм пөхтәлекне саклауда әниебезнең өлеше зур. «Куңелең дә, киемең кебек чиста булсын», - дип әйтергә ярата әниебез.

Кешеләр белән яхшы, якты чырайлы дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмчел булырга әти-әниебез мисалында өйрәнәбез.
Гаиләбездә керәшен гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре саклана. Авылда үткәрелә торган Тройсын, Питрау бәйрәмнәрендә катнашабыз. Без сәхнәдә, керәшен җырларын башкарырга, төрле бәйгеләрдә дә катнашырга яратабыз.

Безнең гаилә һәрвакыт бергә. Ял көннәрендә табигатькә чыгарга, күлдә көймәдә йөзәргә, әтием белән балык тотарга, җиләк җыярга яратабыз.
«Тату гаилә - ил тоткасы» - дигән мәкаль безнең дус-тату гаиләбез турында әйтелгән кебек.

Безнең уңышларыбыз өчен сөенеп, кирәк вакытта, акыллы киңәшләрен биреп, сабырлыкка, тырышлыкка өндәүче әти-әниебез булу безнең өчен чын бәхет. Без үзебезнең гаиләбез белән горурланабыз.

Уң ягымнан әти бара,
Ә сулыннан-әнием.
Нык адымнар белән атлыйм
Яклар кешем бар минем."

Язма фестиваль оештыручылары белән берлектә әзерләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев