Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пар күгәрченнәр кебек...

Лидия Әхмәтова, Хәния Фәрхи, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Резедә Кадырова белән "Рәвешләр" юмор театрында эшләгән Валентина һәм Татарстанда танылган оста пичче Феликс Ямщиковлар гаиләсе турында

Җыр - кешенең юлдашы, саекмас күңел чишмәсе. Ул яшәртә, яшәргә көч бирә. Җыр-моңны юлдаш иткән сәхнә кешесе гомер буе шул диңгездә йөзә, сәхнә аның өчен аерылгысыз бер яшәү чыганагына әйләнә. 

Валентина Ямщикова (кыз фамилиясе - Долгова) 1987 елда Питрәч районы Пановка авылында туа. Тумышы белән әтисе - Кибәч, әнисе - Кәвәл авылыннан. Җырлау сәләте кызда кечкенәдән үк сизелә башлый. Үсә төшкәч, ул бөтен барлыгы белән сәхнәгә тартыла, концерт, театр һәм башка тамашаларның үзәгендә кайный. Җыр сөюе, төрле тамашаларда катнашырга яратуы Казан театр учищесына алып килә дә инде аны. Сәләтле, тырыш кыз эстрада бүлеген кызыл дипломга тәмамлый.

- Мин Алмаз Хәмзин классында укыдым, ул безне эстрадага чыгарды. Җырчы Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар белән эшли башладык, - дип искә ала ул. Хәния Фәрхи, аннан соң Резедә Кадырова белән эшләү Валентинаның сәхнә осталыгын үстерә. Талантлы, яшь кадрны Әбри Хәбриевнең "Рәвешләр" юмор театры эшкә чакыра. Алты кешедән торган төркемдә өч ел эшли ул. Төрле шәһәрләрдә гастрольдә йөреп, Себергә хәтле барып җитүләрен Валентина сагынып искә ала.

Казан Дәүләт гуманитар педагогия университетының вокал бүлегендә укыганда Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова биргән дәресләр аның осталыгын тагын да арттыра.

2007 елда Пановканың талантлы, музыкаль һәм театраль белеме булган кызын күздә тотып, авылда Кокушкино филиалы булган Балалар сәнгать мәктәбе ачалар һәм Валентинабызны шунда эшкә чакыралар. Күңеленнән җыр-моң ташып торган кыз бик теләп әлеге мәктәптә эшли башлый. Инде ун ел шушы мәктәптә балаларга вокал дәресләре бирә, музыкаль грамотага, сольфеджиога өйрәтә. Сәнгать мәктәбенә 11 бала йөри. Укыту рус телендә булса да, татар, керәшен балалары да бар.

Сәнгать мәктәбенә балаларны җиде яшьтән алалар. Элек биш ел булса да, хәзер алты ел укыйлар, ә киләчәктә укуны җиде ел итәргә уйлыйлар икән. Монда укып чыккан балаларга кечкенә генә диплом да бирелә.

2008 елда, Университетның икенче курсында укыганда, Валентина остазы Лидия Әхмәтова белән бергә Питрәч районы Кибәч авылының сабан туена концерт белән бара. Акыллы, талантлы, яраткан укучысын остазы якын туганы Феликс белән таныштыра. Шуннан аларның мәхәббәт тарихы башланып китә дә инде. Феликска кызның ачык йөзле, ихлас күңелле булуы ошаса, Валентинаның күңеленә егетнең тормышка аек акыл белән каравы, төпле фикер йөртүе хуш килә. Бер ел очрашып йөргәннән соң, мәхәббәт утында янган ике йөрәк гомер җепләрен бергә бәйли. Чын керәшенчә итеп, гөрләтеп туй үткәрәләр. Иң элек Казанның Мирный бистәсендә туганнары йортында яшиләр, аннан соң, ипотекага Питрәч янында урнашкан Осиново поселогыннан ике бүлмәле фатир алалар

2013 елда мәхәббәт җимеше - уллары туа, аңа Даниил дип исем кушалар. Ул балалар бакчасына йөри башлагач, Валентина эшкә чыга, шул ук вакытта "Тегеләр" юмор театрында да эшли. Узган ел кызлары Валерия туу гаиләне шатлыкка күмә.

- Бер ел элек район мәдәният йортында "Селяне" исемле рус ансамбле оештырдык. Айга ике тапкыр шөгыльләнәбез, монда җырлап йөрү миңа бик ошый. Әнием бик булышты, гастрольләрдә йөргәндә, баланы аның белән калдыра идем. Буш вакытларында балаларны Феликс карады.

Валентинаның хезмәте инде җимешләрен дә бирә башлаган. Ике укучы кызы - театр училищесының эстрада факультеты, бер малае музыка училищесы студентлары. Бу - аның горурлыгы, яшь остаз аларның уңышларына чын күңелдән сөенә.

Осталарның остасы

Останың тырышлыгы эшеннән күренә, диләр. Бу чыннан да, шулайдыр. Интернет челтәрендә күрдем мин аның эшләрен. Төрле формада һәм зурлыкта, матур бизәкләр кулланып чыгарылган мичләрне күреп, хәйран калдым. Моны бай фантазияле, тырыш, вакытын һәм көчен кызганмыйторган иҗат кешесе генә башкара аладыр, минемчә.

Феликс - Кайбыч районы Соравыл авылы егете. Мичче һөнәре аларда нәселдән килә икән.

-Бабай оста мич чыгаручы булган. Әтигә һөнәр бабайдан күчкән, үзебездә, күрше авылларда өй, клуб, балалар бакчаларына мич чыгарып йөрде. Ә мин кечкенәдән аның булышчысы булдым. Минем өчен бу - кызыклы шөгыль иде, үзенә күрә бер иҗат. Беренче мичемне җиденче класста укыганда чыгардым. Ул кечкенә генә уенчык мич иде, табуретка зурлыгында. Чыгардым да, ягып та җибәрдем.

8 классны бетергәч, Феликс медицина колледжына укырга керә. Аны тәмамлагач, ике ел районда фельдшер булып эшли. Казанда төзелештә эшләп карый. Вакыт "үз тәлинкәсен таба алмаган" егетне яңадан яраткан һөнәренә алып килә. Ата - баба һөнәренең чыннан да, үзенеке икәнен аңлый Феликс. Казан педагогия, психология институтын дүртенче курста ташлап, ныклап, мич чыгару эшенә тотына егет. Шуннан баш-аягы белән иҗат эшенә чума ул. Аларның мич фирмасы мунча, рус миче чыгара, камин, барбекюшницалар ясау, рестораннарда, коттеджларда матур мичләр салу белән шөгыльләнә.

-Мин - шәхси эшмәкәр. Үз командама эштән курыкмый торган, фантазиягә бай кешеләрне җыям. Бригадада шундыйлар булганда гына, максатыңа ирешеп була. Күп кешеләр бер-берсеннән күреп, ишетеп, шалтыраталар, "сарафан радиосы" безнең файдага яхшы эшли, - ди Феликс.

Феликсның оешмасы "Казан мич җәмгыятьчелеге" дип атала. Алар Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә эшлиләр. Мәскәү, Петербург һәм башка бик күп шәһәрләрдә булып, Сочида Никита Михалковка бер дигән мич салып биргән бу керәшен егетенә сокланмый мөмкин түгел. Болгарда Минтимер Шәймиев башлангычында төзелгән "Икмәк музее"на мичне дә Феликс чыгарган. Биредә "фирменный" икмәк пешерәләр.

Мич салуның ние бар? Изәсе дә, сыласы. Алай гына түгел икән. Бу өлкәдә дә прогресс алга бара. Алар мичне заманча итеп чыгаралар. Гади мич чыгару өчен бер төрле измә (раствор) кирәк булса, алар өч төрлене кулланалар икән. Бу һөнәргә өйрәнергә бер-ике ел кирәк булса, әлеге эшнең остасы булыр өчен, биш-алты ел кирәк. "Монда хирург кебек, гомер буе өйрәнәсең", - ди ул.

- Пиччеләр арасында керәшеннәр күп,- ди Феликс. Бигрәк тә, үз районыннан, үз авылыннан аның белән эшләүчеләр күп икән. - Кайбыч керәшеннәре - эштән курыкмый торган, тырыш халык. Безнең якта "әртил" дигән нәрсә бар. Мәсәлән, берәребезгә мич чыгарырга кирәк икән, барыбыз җыелышып, эш материаллары алабыз, аңа булышабыз. Икенчебезгә кирәк икән, аңа барабыз. Бездә шулай кабул ителгән, бу - традиция.

Феликс үзләреннән ерак түгел генә ике катлы мунча төзегән, буш вакытларында шунда кайнаша. Буа буып, балыклар үрчетә, бакчасында виногад үстерә. Булганнан бар да була, ди шул халык. Оста кулга эш табылып тора ул.

Үрнәк гаилә

Барыбызга да үрнәк булырлык, дус, тату керәшен гаиләсе. Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, күзгә-күз карап яшәүләре күпләрне сокландыра. Яшь кенә булсалар да, алар күпкә ирешкән: Валентина күп тамашачыларның күңелен сәхнәдә яуласа, Феликс үзенең матур-матур мичләре белән республика күләмендә танылган оста. Уңайлы фатир, бакча, мунчалары, икесенең дә машиналары бар. Боларны булдырыр өчен, күпме тырышлык, көч кирәк. Күзләреннән нур бөркеп торучы Валентина - гаиләдә уңган хатын, сөекле әни, күпләрне алыштырырлык сәхнә кешесе. Икенче баласы белән декрет ялында булса да, ул эшен сагына.

Уллары Даниилда да җырлау сәләте бар икән, чөнки әнисе - җырчы, әтисе дә, әти-әнисенең туганнары - бар да җырга гашыйк.

Валентина - гаилә кешесе. Киләчәктә ул театрдан китеп, сәнгать мәктәбендә генә эшләргә уйлый.

Киләчәккә планнары - зур итеп өй салу, чөнки балалар да бар. Теләкләре - балалары һәм үзләре исән-сау булып, тыныч, бәхетле гомер көтү. Ир белән хатын берлектә, киңәшләшеп, кайгы - шатлыкны бергә бүлешеп, дус, тату яшәгәндә генә, гаилә көчле, нык була. Ә гаилә өчен иң мөхиме - мәхәббәт. Феликс белән Валентинаның мәхәббәтләре сүнмәсен, сүрелмәсен, балаларының рәхәтен күреп, бәхетле яшәргә язсын иде.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев