Папауда яңа музей!
Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы авыллары бай-бай музейлары белән данлыклы. Чибәркүл районы керәшен авыллары бу мәсьәләдә алардан шактый калыша. Тик аларда да боз кузгалган инде. 14 октябрь - Покрау бәйрәме көнне (Покрау - Поповка авылының престол бәйрәме) Поповкада этнографик музей ачылган. Музейны ачу тантанасында район башлыгы Александр Король, аның социаль мәсьәләләр...
Ачылу тантанасына өлгермәсәк тә, бу музейны үз күзләребез белән күрү бәхете безгә дә эләкте. Папау авылына төн уртасы җиткәндә генә барып төштек. Инде бу вакытта ничек кеше мәшәкатьләп музей ачтырып йөрисең, дип борчылган идек. Юкка борчылганбыз. Йөгерттереп кенә завклубны китерделәр, музей җитәкчесе Надежда Уряшева инде клуб алдында көтеп тора иде. Бер кешегә күпме энергия бирелгәнен башкарган эшләреннән күреп, я, Ходай, боларның барысына да ничек җитешә икән бу, дип аптырарлык. Надежда Николаевна моннан өч ел элек керәшен яшьләренең беренче форумына килде. Питрәч ягына оештырылган экскурсиядән дә, керәшен чиркәвендә барган службадан да, "Гөргөри кияүләре"н караганнан соң да күзләре яшьләнде аның. "Моннан ары без яшәгән күк яшәргә ярамый, Чибәркүлгә кайткач, мин дә үзебезнекеләрне кузгатам", - дигән иде ул аерылышкан минутларда. Һәм үз сүзендә торды. Форумнан соң бер-ике ай үттеме-юкмы, Чибәркүл якларыннан күңелгә җылы кертә торган хәбәрләр килә башлады. Мәктәп балаларыннан да, авыл кешеләреннән дә ансамбль оештырган. Керәшенчә сценарийлар төзеп, шулар буенча постановкалар куйган, музей өчен материаллар туплый башлаган һәм башкалар, һәм башкалар. "Туганайлар" газетасы үткәргән Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган конкурста да Папау мәктәбе укучыларының иҗади эшләре иң әйбәтләр рәтендә булды. Керәшен яшьләренең Икенче Форумына килгәндә, Надежда Уряшеваны белмәүчеләр инде аз булгандыр. Ул анда элекке нагайбак-керәшен киемнәрен киеп йөрде, мастер-класста, түгәрәк өстәлдә катнашты. "Казанга мин үз шәһәремә, туганнарымны күрергә килгән күк киләм, әллә никадәр энергия алып кайтып китәм", - дигән иде хушлашканда.
Инде менә аның җитәкчелегендә Папау авылында нинди бай музей ачылган. Үзе оештырган "Чишмә" фольклор ансамбле җыручылары белән берлектә, Покрау кунакларын каршылаганнар. Аның адресына кунаклардан бик күп җылы сүзләр әйтелгән, музей өчен бүләкләр калдырылган.
- Безнең авыл Россиянең иң матур җиренә урнашкан. Музеебыз булгач, туристларны да кабул итә алачакбыз. Музей экспонатларыннан күчмә күргәзмәләр оештырырга уйлыйбыз. Борынгы әйберләрне җыю әле дә дәвам итә. Безнең авыл гомер-гомергә оста гөсләчеләре белән макталган. Соңгы гөсләче - Матвей Федоров (1897 елгы) турында "Последний гусляр" дигән фильм да төшерелгән. Кызганыч, хәзерге көндә гөсләдә уйный белүчеләр дә, андый уен коралы да калмады. Матвей дәдәйнең гөсләсе Чибәркүлдә саклана. Тагын бер гөсләсе улында, диләр. Авылыбыз горурлыгы булган ул гөсләне ничек тә музеебызга кайтарырга иде, - ди Надежда Николаевна, югалткан кыйммәтләребез өчен борчылып.
Папау музеена бүгенге көндә Матвей дәдәйнең, утырып, гөсләдә уйнаган урындыгы куелган. Керәшен авылларында инде әллә ни очрамый торган туку станогы, җеп эрләү машинасы, агачтан эшләнгән ау һәм эш кораллары әле аларда күп икән. Керәшен күлмәкләре, җиләннәр, сүрәкәләр, бистәрләр дә байтак сакланган. Керәшен кызы, инде кияүгә чыккан яшь хатын-кыз киемнәре комплексын күргәндә, башкаларга кызыгырга гына кала. Санкт-Петербург якларыннан килгән музей хезмәткәрләре ул киемнәр өчен зур суммадагы акчалар тәкъдим итсәләр дә, папаулылар әйберләрен биреп җибәрмәгәннәр. Бу - аларның үткәннәргә карата зур хөрмәтләре турында сөйли.
Папау авылы заманында ювелир ясаучы осталары белән дә атаклы булган. Купецлар ювелир товарлары алырга әллә кайлардан килгәннәр. Революция, гражданнар сугышы елларында, коллективизация чорында ювелир әйберләрне юкка чыгарганнар. Кемдер Златоуст шәһәре музеенда, кемдер Чибәркүлдә аларның кайберләрен күргән, имеш (Папау мастерларының эше аерылып тора, ди). Тик аларны бүгенге авыл музеена кайтару - ай-һай, җиңел эшләрдән түгел шул.
Музейның алгы бүлмәсендә бирнә сандыкларын, "милләте" дигән графага "нагайбак" дип язылган элекке метрикаларны да, нагайбак казагының киемнәрен дә күреп була. Болгавыр заманнарда Папау кешеләренә үзләренең казак булганлыкларын яшерергә дә туры килә. Георгиевский, Александр Невский исемендәге орденнарын да озаткалап бетерәләр. Аклар, кызыллар булып, ике якка бүленеп сугышканда, казак семьяларының фаҗигасе аеруча зур була. Иван Уряшев - үзләренчә әйтсәк, "Иван Грозный" язып барган көндәлекләрдә әлеге чор турында истәлекләр теркәлгән. Көндәлекләр дәфтәре музейда саклана.
Түр бүлмәдә нагайбак өенең эчке күренеше бирелгән. Сиртмәле бишектә тирбәлүче бала да, бишеккә якын гына куелган тимер карават, андагы мамык түшәк-ястыклар да бу йортта уңган кешеләр яшәгәнлеккә ишарә ясый. Почмакта торган Николай Угодник тәресенә килешле генә итеп тәре яулыгы эленгән. Бу әйберләрдә, бер яктан, Папау осталарының кул җылысы чагылса, чиста, пөхтә, дөрес урнаштырылулары, икенче яктан, музей җитәкчесенең нинди югары эстетикага ия булуын күрсәтә. Менә шуларны ушыбыз китеп карап йөрдек.
"Юк" дияргә әллә никадәр сәбәпләр бар бездә. Ә менә Надежда Николаевна шул "юк"ларны бер якка куйган да, "бар" икәнен исбатлаган. Нигә кирәк, кем өчен кирәк, тә димәгән, бу эш өчен түләмиләр дә димәгән, бары - күңел кушканны эшләгән. Молодец дими, ни дисең?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев