Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Отец Павел Павловны зурладылар

18 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икътисад, мәдәният һәм социаль өлкәдә эшләүче алдынгы хезмәткәрләргә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды. Зур бүләккә лаек булган 49 татарстанлы арасында Казан шәһәре Изге Тихвин чиркәве священнигы отец Павел Павлов та бар. Ул "Фидакарь хезмәте" өчен медале белән бүләкләнде.

"Безнең өчен бу зур вакыйга. Бүген сезнең хезмәтләрегезне - Татарстанның һәм Россиянең социаль-икътисадый үсешенә гаять зур өлеш керткәнегезне билгеләп үтәбез. Сез - безнең алдынгыларыбыз һәм таянычыбыз", - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга республика парламенты башлыгы. - Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, даими тотрыклылыкка омтылышы һәм җәмгыятебезнең татулыкка тугрылыгы Татарстанның киләчәктә дә уңышлы республика булып каласына ышаныч тудыра", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Отец Павел инде күп еллар, бар көчен керәшен халкына иман нуры сеңдерүгә куя. Ул прихожаннарының артуы, аларның дингә тугры булып калуларын, үзенең уңышының бер өлеше, дип саный, һәммәсенә рәхмәт белдерә.

Андрей Данилов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев