Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ОРВИ, ОРЗ һәм грипптан ничек сакланырга?

Иммунитетны күтәрү өчен халыкта менә мондый рецепт кулланыла.

Аны әзерләү өчен бер стакан кишер согы, бер стакан чөгендер согы, бер стакан кара торма согы, бер стакан лимон согы, бер стакан кагор, бер стакан бал, ярты стакан сарымсак согы, ярты стакан су кирәк булыр. Сокларның барысы да яңа гына чыгарылган булу шарт. Сарымсак яңа уңыш­ныкы булсын. Әзерләгән сокларны бик әйбәтләп бутагыз да суыткычка куегыз. Шушы тереклек бәлзә­мен көн саен берәр аш кашыгы күләмендә, ашарга ярты сәгать кала, кабып куегыз. Кышкы кырыс, салкын мәлдә иммунитетны ныгыту өчен менә дигән дару булыр. Ул әле сезнең канны һәм кан тамырларын да чистартыр, гемоглобинны яхшыртыр, салкын тиюдән менә дигән кисәтүче чара булыр.

Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен витаминнар комплексы, ас­корбин кислотасы ярдәмгә килә. Аскорбин кислотасы әче­теп тозланган кәбестәдә, цитруслы җимешләрдә, баллы болгар борычында күп. Кәбестә салатлары да иммунитетны арттыра. Профилактика өчен рационга сарымсак, суган кертү дә файдалы булачак. Көнгә ике тырнак сарымсак ашау авыз куышлыгындагы бактерия­ләрне юкка чыгара. Яшелчә, җи­ләк-җимеш­ләрне көн саен ашау организмда мат­дәләр алмашына яхшы тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев