Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Организмны чистарту буенча халык медицинасы

Сәламәтлекне саклау буенча файдалы киңәшләр

Буыннарны чистарту

5 г дәфнә (лавр) яфрагын 300г суга салып, 5 минут кайнаталар. 3 сәгать төнәткәннән соң, вак-вак йотымнар белән 12 сәгать эчендә эчеп бетерәләр (беръюлы эчеп бетерергә ярамый, кан ага башларга мөмкин). Шундый кайнатманы 3 көн эчәләр (туклану гадәттәгечә), бер атнадан соң 3 көнлек циклны кабатлыйлар. Беренче елда дүрт айга бер тапкыр, аннан соң елына бер тапкыр дәвалану җитә.

Көзән җыерудан

Төнлә аякларны көзән җыерса, лимон ярдәмгә килә. Йоклар алдыннан, аякларны юып, табан асларын лимон белән ышкырга кирәк. Бераз кипкәч тагын бер кат ышкырга, оекбаш киеп йокларга ятарга. Иртән дә бер тапкыр кабатларга, 7-8 көннән соң файдасы сизелә башларга тиеш.

Кан тамырларын чистарту

Кан тамырларын чистарту, кан басымын нормальләштерү, стенокария, инфаркт, инсультны кисәтү өчен ике лимон һәм ике әфлисунның төшләрен алып иттарткыч аша чыгарыгыз һәм ике аш кашыгы бал кушып болгатыгыз. Бер тәүлек бүлмә температурасында төнәткәч, суыткычта саклагыз. Чәй эчкән саен 2-3 чәй кашыгы кабып куярга онытмагыз.

Бавырны чистарту

Авызыгызга бер аш кашыгы үсемлек мае кабып, чайкагыз, бигрәк тә тел астына кертергә тырышыгыз, чөнки анда кан тамырлары бик күп. 15-20 минуттан соң май ак сыклыка әйләнер – төкерегез. Әлеге сыеклык кан тамырларыннан һәм селәгәй бизләреннән бик күп агулы матдәләрне үзенә сеңдергән булыр, шунлыктан ялгыш бер тамчысын да йота күрмәгез. Аннан соң авызыгызны су белән чайкагыз. Шулай бер-ике атна буе көненә 1-3 тапкыр кабатласагыз, бавыр шлаклардан, организм токсиннардан чистарыр һәм кәефегез күтәрелер.

Кан басымы югары булса

Гипертония — бүген иң күп таралган авыруларның берсе. Дәвалар өчен бик күп дарулар да бар. Әмма күп дарулар организмда тискәре эз калдыра. Шуңа күрә табигать үзе биргән дарулардан файдаланыгыз. Гипертониядән укроп чәе бик файдалы. Бер чәй кашыгы коры укропны бер стакан кайнаган суга салып 10 минут төнәтегез. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 мәртәбә чирек стакан эчегез. Гипертония өянәге булганда мондый чәй хәлне җиңеләйтә. Өч атна дәвалану курсыннан соң, тәнәфес ясап, башка үлән төнәтмәсе эчүгә, мәсәлән, чабыр үләне төнәтмәсенә күчәргә мөмкин. Анысы да шул ук рәвештә ясала, 15 минут төнәтелә, ләкин көнгә 3 мәртәбә берәр ашкашыгы гына эчәргә кирәк.

Себерке авыртуны баса

Көзен салкын һәм юеш булганлыктан, аяк балтырлары, табаннарындагы буыннар каты сызлый башлый. Гадәти мунча себеркесе аякларга ярдәмгә килә. Бик кайнар суда парлап, себерке белән балтыр, табан, үкчәләрне яхшылап чабыгыз. Аякларны кул белән ышкып, себерке суында 5 минут тотыгыз. Тагын бер тапкыр кайнар себерке белән чабып, башта салкын, аннан соң кайнар су белән чайкагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев