Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Оныклар үсә, без картаябыз”

Җәй дә үтеп китте. Тагын бер яшькә картайдым дип, борчылып йөри торган кеше түгел мин, киресенчә, тагын бер җәй яшәлде дип сөенеп утырам әле менә. Бу җәйнең, оныклар белән мәш килеп, үткәне сизелмәве генә эчне тырнап тора. “Оныклар үсә, без картаябыз”, дия иде әниләр, чынлап та, шулай икән. Картаерга да язсын, матур гына, бәхетле булып. Мин бит пенсиягә чыккач, яшәү рәвешен генә түгел, яшәү урынын да алмаштырган кеше.

Кадерле, матур чакта эштән дә, шәһәрдән дә китү бик авыр булыр дип уйласам да, уйларым акланмады. Балалар белән якын һәм янәшә булу теләге җиңде, күрәсең. Бернигә дә алыштыргысыз ике оныгым бар, алар дия-дия җәйләрем — авылда, кышларым авыл белән шәһәр арасында уза. Оныгымның олысына — алты, кечесенә — дүрт яшь. Хәзер мин дөньяга оныклар күзе аша карап, аны бөтенләй икенче төсләрдә күрәм. Әле кичә генә кебек, оныкларымны күтәреп йөртә идем, бүген инде җитәкләшеп йөрибез. Аларның куллары минем учларга сыеп бетә, шундый йомшак, җылылар. 

Безнең үзебезгә әниләр-әбиләр белән назланып, кулга-кул тотынып йөрүләр бик эләкмәде. Алар көне буе колхозныкы булдылар, иртән китеп, кич соң гына өйгә кайта иделәр. Ә без йорт эшләрен дә эшләдек, үзебездән кечерәк туганнарыбызны да карадык. Шулай булуга карамастан, уйнарга да вакыт таба идек. Кешенең иң бәхетле чагы бала вакыты икәнлеген яши-яши генә аңлыйсың шул. 

Пенсиягә чыккач, җанны кая куярга белми бәргәләнүдән оныклар коткарды мине. Үзем туып-үскән төп нигезнең, тәрәзәсендә утын сүндермичә, капкасына йозак элми генә саклаучы да мин әле. Әти белән әни җиткезгән һәр почмагыннан балалар тавышы зеңләп торган ул йортны ничек ташлап булсын ди инде?! Туганнарны каршы алып, бөтнек-мәтрүшкәле чәйләр белән сыйлаучы киң күңелле, туган җанлы бер кеше хәлендә яшәп ятам. Чаллыны сагынып чыгып китәм дә, авылны юксынып, берничә көннән әйләнеп кайтам. «Нишләп ятасың ул авылда», дип аптыратып бетерүче бергә эшләгән коллегаларым да авылдан бит, югыйсә. Тик аларның кайтыр җирләре юк. Минем алар хәленә каласым килми. Кендек каным тамган җирем бик якын күңелгә. 

Көз үтеп кышка кергәч, авыл халкының малларыннан ит әзерләп, әзрәк эшләрен җиңелтәйтеп калган чоры хәзер. Элгәредән каз-үрдәк өмәсе оештыру бар иде, хәзер дә шулай ул безнең авылда. Үзем дә берничә кешегә өмәгә бардым әле. Чакыргач, бармый калып булмый. Өмәгә теләсә кемне дә чакырмыйлар. Каз, йон өмәсе... Безнең авылда кош-кортны бик күп асрыйлар. Ә сарыкчылык белән шөгыльләнүчеләр бармак белән санарлык. 
Без бәләкәй чакта, каз өмәсеннән соң, әни каз каурые сибәргә чыгара иде. Без аны «икенче елга казлар күп булсын» дип, теләк тели-тели, тыкрыкларга, су буйларына, чишмә юлларына сибәбез. Күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә торган әлеге йола, кызганыч, югалып бара. Уен-көлке, җыру кушып эрләгән җепләрен күтәреп күрше-күләнгә кереп, оекбаш, бияләй бәйләгән әбиләр-әниләр дә юк инде арабызда. 

Кешегә-кеше бик сирәк керә хәзер авылда. Кайбер яклардагы кебек, көндез дә капка бикләп утыручылар юк-югын. Тик коймалар да биегәйде, чәйләр дә ялгыз эчелә... Күршеләр белән караңгы төшкәнче кич утыруларны, балаларның култык астына ук кереп сыенып утыруларын кем сагынмас икән!? Авылда яшәве бик рәхәт хәзер, су ташыйсы, пич ягасы юк. Тамак тук, өс бөтен. Тик, шулай да әниле, кырык эшең кырык якка сузылып яткан вакытлар сагындыра. 
Яңа елда Кыш бабайны сагынып каршы алулар, аның үз кулыннан бүләк алу, чыршы бизәү, аның тирәли әйлән-бәйлән уйнаулар бер могҗиза булып хәтер сандыгында саклана. Яңа ел алдыннан урманнан чыршы алып кайту — үзе бер бәйрәм. Аның белән авылга, йортка ниндидер серлелек кайта иде. Бизү өчен уенчыкларны да үзебез ясый идек. Хәтта кышка әзерләп куелган саламнан да уенчык китереп чыгара идек. Кәгазьдән кар бөртекләре кисәбез, төрле төскә буяп, боҗралап чылбыр үрәбез. Хәзер мондый чылбырлар ясап, чыршы бизәүчеләр бөтенләй дә юктыр. Иң мөһиме, буыннар чылбыры өзелмәсен. 

Әйткәнемчә, быел оныклар, җәйне рәхәтләнеп, туйганчы йокыларын йоклап, саф һавада озак итеп уйнап, минем янымда, авылда үткәрделәр. Аларга карап сокланып, үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, бик күп кыланмышларын күңел түренә салып куя-куя, ике ай үткәнен сизмәдем дә. Аларның яныңда бөтерелеп йөрүләре, чынлап бер хикәя язарлык. 
Алар авылда вакытта туганыбыз Лиза үлеп китте. Аны зиратка алып менүләрен Андрей белән Кирилл да күреп калды. Күпмедер вакыттан соң, Андрей сорый: «Ә сине, әби, кайчан күмәбез?». «Улым, әле мин озак яшәячәкмен», дигәч, озакның күпме булуы белән кызыксынды ул. «Йөз яшькә кадәр», — дидем. «Син үлмә, әбием», — диде оныгым. Көлсәң көл, еласаң ела. 

Беркөн кечесе пластик шешәгә таяк тыккан, ничек шулай җайлы итеп урнаштырган диген, син аны! Кулыма китереп тоттырды: Мә, әби, сиңа таяк ясадым, картайгач таянып йөрерсең, — димәсенме?! Рәхмәт әйтеп, лапаска кертеп куйдым. Иртәгә ни буласын кем дә белми. Алар белән аралашу шундый рәхәт. 
Оныклар икесе ике төрле минем. Андрей — «ялгыз бүре». Көне буе берүзе уйный ала, тыныч, оялчан, сабыр. Ә Кирилл — аралашучан, олысы-кечесе белән уртак тел таба. Икәү, вакыт-вакыт, үзара бик дус уйнасалар да, кайчак кыйнашып та алгалыйлар. Яннарында мин булмасам, нәрсә булып бетәр иде дип, куркып та калам. Олысы дипломат аның, араны сөйләшеп, аңлашып, фикерләү яклы. Ә кечкенәсенең тыңлап торырга теләге дә, сабырлыгы да җитми. Андрей сөйләп бетергәнче, бер-ике менеп төшәргә дә өлгерә. Нинди генә булсалар да, үземнекеләр шул! Өчәү җитәкләшеп йөргән оныкларым, үсеп җитеп чын егет булсыннар иде. Тормышта үз урыннарын табып, алар белән горурланыр өчен, яшәргә дә яшәргә әле миңа. Яшисе килә бит, җитмәсә, йөзгә кадәр яшим дип сүз биреп тә ташладым. «Тел сөяксез, ни сөйләмәс», диләр дә, шулай да кем белә?

Юк, юк! Кеше гомеренең тагын бер бәхетле чоры бар: әти-әниең дә исән, ә синең яныңда әле үз балаларың да йөгереп йөри. 

Елизавета МАЛОВА, 
Мамадыш районының Владимир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев