Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Онлайн Питрауның программасында ниләр көтелә?

Бәйрәм программасында туры эфирлар һәм видеоязмалар урын алачак

25 июнь көнне ТР Президент Аппараты, "Ак Барс" Холдинг компаниясе, Традицион культураны үстерү үзәге, Я. Емельянов исемендәге культура үзәге, ТР Халыклар Дуслыгы йорты, Мамадыш муниципаль районы, "Туганайлар" газетасы вәкилләре катнашында "Питрау-2020" гә әзерлек буенча киңәшмә узды.
Анда Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге культура үзәге директоры Людмила Белоусова онлайн оештырыла торган Питрау бәйрәменең якынча программасы турында сөйләде. Мамадыш мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов та, районның "Питрау" программасын тәкъдим итте. Оештыручы буларак, Мамадыш районы "Онлайн-Питрау"га тулы бер көнлек программа әзерли.
"Питрау - 2020" республикакүләм керәшен культурасы бәйрәмендә төрле районнардан керәшеннәр туры эфирга чыгачаклар, артистлар белән видеоязмалар әзерләнелә, Питрау җолаларына да зур игътибар биреләчәк.
Исегегз төшерәбез, Онлайн Питрау 12 -18 июль көннәрендә була.  Бәйрәмне “Туганайлар” газетасы сайтында, Мамадыш районының, ТР Халыклар ассамблеясенең, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгенең массакүләм мәгълүмат чаралары аша, бөтен социаль челтәрләрдә карап булачак.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев