Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Омикрон-штаммның беренче билгеләре ике көннән чыгарга мөмкин

АКШ, Көньяк Африка Республикасы һәм Бөекбритания табиблары үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә

Омикрон-штаммның тәүге симптомнары авыру белән аралашканнан соң ике көн үтүгә үк барлыкка килергә мөмкин. Тикшеренү уздырганнан соң, АКШ, Көньяк Африка Республикасы һәм Бөекбритания табиблары шундый нәтиҗәгә килгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре Express газетасында дөнья күргән, дип яза РИА Новости агентлыгы.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, омикронның беренче билгеләре – тамак авырту, арыганлык билгеләре, төчкерү, төнлә тирләү, бил һәм тән сызлау. Чирнең тәүге симптомнарына баш авыртуын да керткәннәр.

Табиблар әйтүенчә, коронавирус билгеләре кайвакыт шактый соң да беленергә мөмкин. Кайбер очракларда инфекция йоктыру һәм симптомнар арасында 14 көн вакыт узарга ала, диелә хәбәрдә. 

ТИ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев