Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Өмет юлы" - "Дорога надежды" конкурсына 168 гариза килгән

"Сәнгать иҗаты", "Сәнгатьнең башкару төрләре", "Әдәби иҗат" номинацияләрендә 550дән артык конкурс эше каралган

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында оештырылган "Өмет юлы" - "Дорога надежды" иҗади конкурсына нәтиҗәләр ясады. Конкурс 24 ноябрьдән 9 декабрь көннәрендә оештырылды.

Оештыручылар сүзләренчә, конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр саны күп булган. Конкурска барлыгы 168 гариза һәм 550дән артык конкурс эше килеп ирешкән. Бу эшләр "Сәнгать иҗаты", "Сәнгатьнең башкару төрләре", "Әдәби иҗат" номинацияләрендә бәяләнгән.



Конкурсның жюри составына Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге члены, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты Геннадий Макаров, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең аккомпаниаторы Азат Хөсәинов, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең декоратив-гамәли иҗат түгәрәге җитәкчесе Элина Якупова кергән.

Конкурсның нәтиҗәләре: /images/uploads/ckeditor/pdf/5fdb53a131412_itogi_konkursa_Doroga_Nadezhdy.pdf

Конкурсантларның эшләре белән Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы рәсми төркемендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев