Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген - Оло көн!

Керәшеннәрдә дини бәйрәмнәр күп. Олы көн - шуларның берсе. Ул һәр елны төрлечә - 4 апрельдән 8 май аралыгындагы атна көнгә туры килә. Быел ул 16 апрельдә билгеләп үтелә. Пасха Иисус Христосның терелеп торуы, яңадан тууы хөрмәтенә үткәрелә торган зур дини бәйрәм. Олы көннең төп мәгънәсе - үлемне җиңү. Әлеге...

Олы көндә чиркәүдә бәйрәм келәве уза. Иисус Христос дөньяны бозыклыктан, пычраклыктан, кешеләрне бер-берсен хурлаудан, кимсетүдән коткарырга килгән. Пасха бәйрәме кешене иманлы, тәрбияле, акыллы, тыныч холыклы булырга өнди. Һәрбер йола, гадәтнең нигезендә тәрбия ята. Тикмәгә генә йорт хуҗалары өйләренә кергән бала-чагадан: "Син кем баласы? Кем малае, кызы?"- дигән сораулар бирмәгәндер.

Пасхага хәтле кешеләр өйләрен юалар, каралты-кураларны җыештыралар. Олы көн алдыннан килгән шимбәдә мунча керәләр, чистарыналар. Пасха күмәче (Кулич) пешерәләр, суган кабыгы белән йомырка буйыйлар. Йомырка җир шарын белгертә. Ә йомыркадан яңа тормыш барлыкка килгән кебек, Христосның терелүе белән дөнья яңара, дигән мәгънәне аңлата. Ә йомырканың кызыл төсе, шатлыкка ия булу белән беррәттән, бу Христосның канын да хәтерләтә. Олы көнне өстәлгә йомырка белән тулы савыт куела. Бу йортка муллык алып килә, дигән ышану бар.

Христианнар бу бәйрәмне I гасырдан, Иисус Христос терелгән көннән алып билгеләп үтәләр. Бәйрәм итү төнлә яки иртән чиркәүдә келәү итүдән башлана. Пасха келәвендә, литургия укылып түгел, җырланып алып барылган. Чиркәүдә уздырылган Пасха келәвеннән соң, күңелләр шатлык, куаныч белән тулган. Авыл халкы, чиркәүгә буяган күкәйләрен алып барып аруландырганнар. Чиркәүдән кайткан вакытта үзара сөйләшмәгәннәр, иман җыруларын башкарганнар. Өйләренә кайтып, кызыл күкәй белән авыз ачканнар. Аннан соң, Ходайны даннап, Олы көн җырулары җырлаганнар.

Олы көнне иртүк балалар һәр өйгә кереп, йомырка җыялар. Йортка кергәндә алар: "Христос терелеп торган!" - дип әйтәләр. Хуҗалар аларга каршы: "Чынлап терелеп торган!" - дип җавап бирәләр. Иң беренче өйгә ир бала керсә, яхшыга юрыйлар, димәк, алда байлык, муллык көтә, дигән сүз.

Пасха бәйрәмендә керәшеннәрнең мәҗүси йолалары да сакланып калган. Йортка беренче кергән баланы бусагага, мендәргә яки каз оясына утыртып "черләткәннәр". Ул килеп:

"Чер-чер, чер тавык,

Безгә күкәй бир тавык,

Бу өй хуҗаларының

Каз-тавыгы күп булсын,

Үрдәкләре үрчесен,

Абзар тулы мал булсын,

дигән теләкләр әйтеп "черләгән". Аягы җиңел булган баланы ел саен, иң беренче безгә кер, дип чакырганнар. Балаларга йомырка, конфет, прәннек өләшкәннәр.

Халык, Христосның Терелү көненә язгы табигать уяна, үзенең сөенечен күрсәтә, дип ышанган. Димәк, яз Евангелиедә сурәтләнгән Олы вакыйгада катнаша, караңгылык һәм үлемнән өстен булып калган якты җиңү билгесе итеп кабул ителә.

Борынгы заманнардан ук Христос терелеп торган көндә өй борынча Олы көн җыруларын җырлап йөрү гадәткә кергән. Андый бәет-җыруларда Христосны, Алла Анасын һәм изгеләрне даннаганнар. Бу игенчелеккә, мал-туар асрауга, хуҗалыкка булышлык китерә, дип ышанганнар. Әлеге җырны башкаручыларны кызыл күкәй һәм башка татлы ризыклар белән сыйлаганнар.

Олы көнне йомырка отышлы уйнау уены бик кызыклы. Уенда катнашучы кешеләр чүпрәктән тегеп туп әзерлиләр. Бер рәткә тезеп куелган йомыркалар өстенә туп тәгәрәтеп җибәрелә. Ул йомыркага тисә, отасың, ә тимәсә, уенны башка кеше дәвам итә.

Олы көнне таган да атыналар. Ул ел саен бер урында корыла, анда теләге булган һәр кеше дә атына ала. Таганда, күбесенчә, кызларны атындыралар. Аларны катырак атындырсалар, җитеннәр озынрак булып үсәр, ашлыклар мул уңыш бирер, авылда туйлар да күбрәк булыр, дип юраганнар. Ә кайвакыт үзенә ошаган кешенең исемен әйттермичә, аларны таганнан төшермәгәннәр. Төрле авылда төрле таган асты көе җырланган. Бәйрәм бик тә җанлы һәм күңелле үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев