Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә музыкант Вячеслав Митрофановны искә алдылар - фото

Карендәшебез Вячеслав Митрофанов 2019 елның май аенда вафат булды

19 сентябрь көнне Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, талантлы баянчы, виртуоз, күпсанлы конкурслар лауреаты, “Багалмам” ансамблен оештыручы һәм җитәкчесе Вячеслав Митрофановны искә алу кичәсе узды.  

      

Вячеслав Алексеевич озак еллар Чистай шәһәрендә яшәп, эшләп, үзенең тормышын чын мәгънәсендә моң чишмәсенә әверелдергән, башка беркемне дә кабатламый торган тынгысыз музыкант иде. Кыска гына гомере эчендә зур эшчәнлек күрсәтергә өлгерде ул: керәшен, чуаш, татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертте, яшь талантларга – остаз, киң колачлы музыкант булды. Вячеслав Алексеевич мәдәният өлкәсендә үзенә лаеклы бәяне исән чагында ук алган бәхетле иҗат кешесе. Ашкынып яшәде дә, якты эз калдырып, ашыгып китеп тә барды ул. Аның артыннан моң гына түгел, нур балкып калды…

Бу чараны  оештыруга Чистайлылар да күп көч куйды. Кичәдә Чистай шәһәреннән “Багалмам”, Бахта авылыннан “Карендәшләр” ансамбльләре, иҗатташ дуслары, якыннары һәм тамашачылар  катнашты. Авыл җирлеге җитәкчесе, чыгыш ясаучы туганнары, дуслары, күршеләре, хезмәттәшләре аның турында якты истәлекләр белән уртаклаштылар.

Кичәне оештыруда башлап йөрүчеләр Татарстан Республикасы керәшен оешмасының Чистай районындагы бүлекчәсенең членнары Геннадий  Цыганов белән Алексей Ефимов булдылар. Матди ярдәмне бүлекчәнең җитәкчесе Иван Чурин күрсәтте.

Чүтәй авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов Чистайдан килгән кунакларга, Вячеслав Митрофановның гаиләсе һәм авыл халкы исеменнән, зур рәхмәтен белдерде.

Җан җылысы белән сугарылган, күңелләрнең иң түренә барып җиткән кичә булды бу. Ләкин монда яңгыраган якты истәлекләр, моңлы җырлар күпләрнең йөрәгендә озак сакланыр.

Бу искә алу кичәсе аңа иман булып ирешсен! Урыны җәннәттә булсын, Аминь...

Елизавета Цыганова, Чистай шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев