Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә Чүти авыл җирлеге халкына медальләр һәм Рәхмәт хатлары бирелгән

Хезмәт ветераннарына, алдынгы хезмәткәрләргә районның 30 еллыгы медальләре, Олы Тәрбитнең чиркәү төзелешендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылган

1 февраль көнне Кайбыч районының Чүти авыл җирлегендә  халык җыены үтте. Җыен Олы Тәрбит авылы клубында булган. Бу турыда "Кайбыч таңнары" хәбәр итә.

Биредә Чүти мәктәбе директоры Лариса Бухарова һәм Олы Тәрбит фельдшер-акушерлык пункты мөдире Оксана Воробьева чыгыш ясаганнар. Оксана Воробьева әйтүенчә, коронавирус белән Чүтидә – 9, Олы Тәрбиттә – 11 кеше авырган. Ни кызганыч, шуларның берсе вафат булган. Олы Тәрбиттә вакцина ясатучылар 95,5, Чүтидә 52 процентны тәшкил итә. Укучы балаларга да вакцина ясату мөмкинлеге туган, Чүти мәктәбендә өч баланың ата-анасы прививка ясатырга ризалык биргән.

Авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов үз чыгышында 2021 елда башкарылган эшләргә тулы анализ ясаган, бу елга планга кертелгән эшләр белән таныштырган. Ике авылда да чүплекләрне җыештырудагы ярдәме өчен “Август – Кайбыч” агрофирмасы директоры Александр Ивановка олы рәхмәтен җиткергән.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хезмәт ветераннарына, алдынгы хезмәткәрләргә районның 30 еллыгы медальләре тапшырды. Петр Тараканов Олы Тәрбит авылында сафка баскан чиркәү төзелешендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев