Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбит авылында яшәүчеләр Раифа монастыренә экскурсиягә барды

Олы Тәрбит авылындагы керәшен чиркәве төзелешендә актив катнашучылар һәм “Тәңкәләр” фольклор ансамбле коллективы әле шушы араларда гына Яшел Үзән районының Раифа бистәсендәге Раифа монастыренә экскурсиягә барды.

– Чүти авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин инициативасы белән оештырылган әлеге экскурсия вакытында без Раифаның Ирләр монастыре, Грузин соборы һәм Троицк соборлары матурлыгына сокландык. Бу сәяхәттән зур тәэсирләр белән кайттык. Безгә транспорт белән ярдәм итүе өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур, – дип хәбәр итте безгә авыл китапханәчесе Инна Драндрова.
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Раифа Богородица монастыренә иеромонах Филарет нигез салган дип санала. Ул еш кына монастырьдән Казан тирәсендәге карурманнарга китә торган була. Бервакыт билгесез күл ярына килеп чыга һәм үзенә алачык кора. Бу 1613 елда була һәм нәкъ менә бу вакыттан Раифа монастыре тарихы башлана. Башта монахның куышы ялгыз тора, соңрак яр буендагы агач алачыкларның саны арта. 1661 елда Казан митрополиты Лаврентий янына Раифадан ике карт белән инок Фаддей килә һәм чиркәү төзүгә фатиха, рухани билгеләвен сорыйлар. Архиерей аларның әлеге теләкләрен чынга ашыра, 1662 елда төзелеш эшләре башлана.

"Кайбыч таңнары"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев