Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Шүрнәк - Алабуга районының бердәнбер зур керәшен авылы

Җырчы Җәкәү җортында сентябрь - Алабуга керәшеннәре айлыгы.

Алабуга керәшеннәре айлыгын Олы Шүрнәк авылының үткәне һәм бүгенгесе белән танышудан башлыйбыз.

Шүрнәкнең барлыкка килүе XVII гасырның 80нче елларына туры килә. Авылның килеп чыгышы турында төрле версияләр яши. Кайбер легендаларга караганда авылның исеме “Шкурняк” - тире эшкәртүчеләр сүзеннән алынырга мөмкин. Беренче “к” хәрефен төшереп калдырсаң “Шурняк” барлыкка килә. Башкалар “Шүрнәк “ сүзе - елга үзәне дигәнне аңлата дип саный.

Шүрнәк авылы халкы дәүләт крестьяннары булган. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бөртекле ашлык җитештерү белән бергә алар җитен һәм киндер үстергәннәр. Үзләренә кием-салым тегү өчен тукыма тукыганнар һәм дәүләткә дә тукып тапшырганнар. Уртача тормышта яшәгәннәр һәм үз тормышларыннан канәгать булганнар. Архив мәгълүматлары буенча 1859 елда Олы Шүрнәктә тегермән була.

Олы Шүрнәк авылы иң беренче ХVIII гасыр башында «Икътисади искәрмәләр» Нократ губернасы Алабуга өязенең Генераль межалау планнында искә алына. Авыл халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Ишегаллары саны 79, ирләр - 233, хатын-кызлар саны 195 була. Шулай ук бу документта хатын-кызларның кыр эшләреннән тыш өйләрендә кул эшләре белән шөгыльләнүләре турында да искәртелә: сарык йоннары эрлилә, үзләре куллану һәм өлешчә сату өчен җитен һәм киндер тукыйлар.

Совет хакимияте елларында Шүрнәк авылындагы колхоз «Победа» дип атала, аннан соң «Кировский» совхозы буларак билгеле.

Олы Шүрнәк авылы Алабуга районында бердәнбер зур керәшен авылы булып тора. 2022 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Олы Шүрнәк авыл җирлегендә 439 кеше яши.

Олы Шүрнәк авылында 32 бала белем ала торган урта гомуми белем бирү мәктәбе бар. 2019 елда Олы Шүрнәк мәктәбе 150 еллык юбилеен билгеләп үтте. 2021 елдан әлеге мәктәп Дан орденының тулы кавалеры – Захаров Петр Иванович исемен йөртә.

2015 елда республика программасы буенча авылда китапханә, почта, авыл мәдәният йорты һәм авыл советы урнашкан яңа күпрофильле үзәк бинасы төзелә. Авыл мәдәният йорты каршында 1982 елдан бирле «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле эшли.

Шулай ук, 2013 елда республика программасы буенча медицина пункты ачыла. Авыл халкына 2 кибет хезмәт күрсәтә. Авылда 50 дән артык эшче хезмәт куя торган «Вятские зори» агрофирмасы урнашкан. Хуҗалыкның төп юнәлеше - үсемлекчелек һәм игенчелек. Шулай ук җирлек территориясендә «Вятский берег» ял базасы да бар. Биредә аучылык һәм болан үрчетү белән шөгыльләнәләр.

Олы Шүрнәк авылыннан чыккан танылган шәхесләр:
Захаров Петр Иванович - Дан орденының тулы кавалеры;
Колчин Михаил Григорьевич - Алабуга шәһәренең мактаулы гражданины.

Мәгълүмат Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельниковтан алынды.

Язма Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев