Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Нырсы мәктәбе директоры Петр Чернов: “Балаларда патриотик хис тәрбиялибез”

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Мәктәпләр яңа уку елына ничек әзерләнә? Быел укучыларны ниндирәк яңалыклар, үзгәрешләр көтә? Теләче районының Олы Нырсы мәктәбе директоры, Татарстан республикасының атказанган укытучысы Петр Чернов белән шулар хакында әңгәмә кордык.

– Безнең Олы Нырсы урта мәктәбендә барлыгы 54 бала укый, быел бер балага артты. Тиздән беренче класска өч бала укырга килә. Мәктәбебезне яңа уку елына әзерләү өчен нык тырыштык. Ашханәбезгә ремонт ясаттык, яңа җиһазлар куелды. Юып, җыештырып чыгасы гына калды. Тулаем әйткәндә, балаларны каршы алырга әзербез.

– Петр Александрович, беренче эш көнегезне хәтерлисезме?

– Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, “КамАЗ” автозаводында эшли башладым. Ял көннәрендә туган авылым Субашка кайтып йөри идем. Авылыбызның мәктәп директоры Иван Егоров (хәзерге вакытта вафат) мине, кайткан саен, эшкә чакырды. Ахыр чиктә, ризалаштым. Физкультура һәм хезмәт дәресләре алып бардым. Шулай ук, сызым һәм рәсем дәресләрен дә бирделәр. Алга таба Казан дәүләт педагогика университетының спорт факультетына читтән торып укырга кердем. Ә беренче эш көнемне бик яхшы хәтерлим! Сигезенче класска хезмәт дәресен укытырга кердем. Класста кырык бала утыра – барысы да миңа карый, һәммәсенең күзләрендә сорау. Мин – әле педагогик белеме һәм тәҗрибәсе булмаган егерме яшьлек егет. Мондый вакытта кешегә каушап калу хас. Мин дә дулкынландым. Шуңа карамастан, укучылар белән танышып, дәресне әйбәт кенә үткәреп чыктым. Мәктәптәге укытучылар да эш көнемнең беренче сәгатьләреннән җылы кабул иттеләр, ныклы терәк булдылар.

– Һөнәри осталыгыгызның сере нәрсәдә?

– Укытучы даими рәвештә үзенең белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә кирәкле нәтиҗәләр бирә. Белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. Теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Дәресләремдә заманча алымнарны кулланырга тырышам. Тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура дәресләрендә балаларда патриотик хис тәрбиялибез. Яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү – бүгенге көннең мөһим проблемаларыннан берсе.

– Сезнеңчә, укытучылар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Минемчә, укытучының төп бурычы – укучыларны үз өсләрендә эшләргә өйрәтү. Укытучының бу процесс белән оста идарә итә белүе әһәмиятле роль уйный. Тырыш, эш сөючән, сөйкемле, пөхтә булу кирәк, ә иң мөһиме – һәрвакыт кеше булып кала белү. Әлеге һөнәр иясе булыр өчен табигать биргән зур көч, сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, өмет һәм ышаныч та кирәк. Әлбәттә, укытучы һөнәрен сайлаганда балаларны яратуым да зур этәргеч булып торды.

– Балалар белән уртак тел табу авыр булдымы?

– 40 ел эшләү дәверендә авырлыкларның булмый калуы мөмкин түгел. Һәр бала – индивидуаль шәхес. Һәрберсе белән уртак тел табарга кирәк. Шунлыктан, уку-укыту һәм тәрбия бирү процессында авырлыклар килеп чыккан вакытлар булгалады – мондый мизгелләр мине сабыр булырга өйрәтте...

– Мәктәп директорына нәрсәләрне һәрвакыт исендә тоту зарур?

– Теләсә нинди коллективта, кечкенәме ул яисә зурмы, эшнең уңышы җитәкчедән башлана. Мәгариф системасы көннән-көн үзгәреп торганда, укытучыларга да, мәктәп директорына да җиңел түгел. Әлбәттә, директор хуҗалыкны да алып барырга, документларны да тәртиптә тотарга тиеш, ләкин аның төп вазифасы – уку-укыту процессын көйләү: яхшы педагоглар табу, аларның үсешен тәэмин итү. Үз чиратында, болар барысы да мәктәп җитәкчесеннән зур җаваплылык таләп итә. Әлеге эшемдә миңа мәктәбебезнең укытучылар коллективы нык ярдәм итә.

– Укучылар белән конкурсларда еш катнашасызмы?

– Оештырылган ярышларда, конкурсларда актив катнашып, даими рәвештә уңышларга ирешәбез. Безнең мәктәптә “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбле бар. Ансамбльгә төрле милләт балалары йөри. Гомумән, укучыларыбыз республика һәм төбәкара фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, уңышларга ирешәләр. Узган ел мәктәбебездә “Җәшнә, кояш, җылтыра!” дип исемләнгән республикакүләм балалар керәшен фестивален оештырдык. Фестиваль беренче мәртәбә үтте. Бу фестивальне традициягә кертеп, алга таба да оештырырга планлаштырабыз.

Укучыларым белән күрешү мәктәптә үткәрелгән дәресләр белән генә чикләнми. Дәресләрдән тыш теннис түгәрәген алып барам, район һәм республикакүләм ярышларда катнашабыз. Шулай ук, мәктәптә спорт ярышлары, төрле тәрбияви чаралар, тематик кичәләр һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Ел саен укучыларыбыз белән район Сабантуенда катнашабыз. Анда махсус корып куелган “Керәшен йорты”быз бар. Башка авыллардан да җыелган керәшен коллективлары белән бергә чыгышлар ясыйбыз, кунаклар каршылыйбыз, күңел ачабыз. Мәктәп эшчәнлегендә йола-гадәтләрне саклауга корылган эшләр дә алып барыла. Субаш, Иске Карабаян авыллары халкы белән берлектә, укучылар һәм укытучылар Тройсын, Пасха, Рождество бәйрәмнәрен оештыруда үз өлешләрен кертәләр.

Без укучыларны кече яшьтән үк физик һәм рухи яктан сәламәт, белемле, хезмәт сөючән, кешелекле итеп тәрбияләргә бурычлыбыз. Шәхсән үзем, тәртипле, мөстәкыйль фикерли торган, белемнәрен тормышта куллана белгән укучылар тәрбияли алуыбызга бик сөенәм.

– Балада үз-үзендә ышанычны ничек үстерергә?

– Үз-үзенә ышану һәр кешегә кирәк. Үзеңә булган ышаныч сәламәтлек кебек бит. Ә ул хис балачактан тәрбияләнә. Баланың берәр эше килеп чыкмаса, аны сүзләр белән дәртләндерү дә мөһим. “Андый гына уңышсызлыклар һәркемдә була. Икенче юлы хаталар ясамассың, игътибарлырак булырсың”, – дип әйтсәң, бала үз-үзенә ышанычын югалтмый. Тирә-юньдәгеләрнең мөнәсәбәтен тоеп, озак еллар үзеңне чыныктыру – үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү.

– Укытучының үз балаларына вакыты калмый, диләр. Сез моның белән килешәсезме?

– Килешәм. Укытучының эше мәктәптә генә бетми, өйгә дә кайта. Миңа, җитәкче буларак, еш кына җыелышларга, киңәшмәләргә барырга туры килә. Һәрвакыт юлда... Нәтиҗәдә, үз балаларыма вакыт аз кала иде. Гаиләбездә тәрбия белән күбрәк хатыныма шөгыльләнергә туры килде. Шулай да балаларыбыз белемле, тәрбияле, мөстәкыйль булып үстеләр. Аларга катгый таләпләр куярга туры килде инде, анысы. Ничек кенә булмасын, һәр балага үзенә тиешле тәрбияне бирергә кирәк.

– Гаиләгез турында да сөйләсәгез иде.

– Сөйгән ярым – Валентина Петровна. Аның белән 38 ел бергә гомер итәбез. Ул үзебезнең Субаш авылында фельдшер булып эшли. Авыл халкы тарафыннан хөрмәткә лаек, үз эшен җиренә җиткереп башкара. Өч улыбыз бар. Олы малаем Дмитрий Казан дәүләт педагогика университетының спорт факультетын тәмамлады. Уртанчысы Денис – хәрби хезмәткәр, майор званиесендә танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Кечкенә улыбыз Максим Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлады, бүгенге көндә үз белгечлеге буенча шәһәрдә эшли. Эшемдә гаиләм зур терәк булды. Гаиләмнең, бигрәк тә хатынымның, сабыр, түземле булуы нәтиҗәсендә, мин озак еллар җитәкче булып эшли алдым. Хатыныма, балаларыма рәхмәтлемен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев