Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көн алдыннан авыл чиркәүләрендә өмәләр уза

Пасха – халкыбыз өчен иң якты һәм көтеп алынган бәйрәм.

Олы көнгә карендәшләребез зурлап әзерләнә. 7 атна кырыс ураза тота, җазыкларына кичерү сорап, тәүбәгә килеп, күңелләрен аруландыра, йорт-җирләрен, каралты-кураларын җыештыра. Үз нигезләрен генә түгел, авылдагы Ходай йортларында да өмәләр уза.

Карендәшләребез яши торган берничә чиркәүле авылдан шундый ару хәбәрләр килде. Менә аларның берничәсе: Мамадыш районының – Колышчы, Чия башы; Менделеевск районының – Иске Гришкин; Тукай районының – Борды; Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылларында чиркәүләрне өмә ясап җыештырганнар, юганнар. Мондый кирәкле эш башка авылларда да башкарыла.

“Фото, видеолар төшерү башка да килмәде. Бу бит мактанып сөйли торган эш түгел. Бу – бик зур саваплы һәм тиешле эш”, – дип әйтәләр өмәдә катнашучылар.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев