Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Атыда Качмануда халык елдан-ел күбрәк катнаша бара

Православие динен тотучылар өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Качману да үтте

Кичтән авылыбызның булган егетләре Федор Умнов җитәкчелегендә бозны тигезләп кисеп, баскычлар куеп, шуның кырында чишенү-киенү урыны булдырып коену урыны әзерләде.

Чиркәүдә служба беткәч халык авылыбызның бер почмагында урнашкан карьер-күлгә коену урынына ашыга. Ел да авылыбызның медсестрасы Лидия Архиреева иртәдән кичкә кадәр, кирәк булган очракта, медицина ярдәме күрсәтергә әзер тора. Әлеге бәйрәмне уздыру эшләре сельсовет председателе Бәгдәнур Ильдархановсыз узмый.

Бу көннәрне изгеләндергән суның кодрәте зур дип, халык нинди генә суыклар булуга карамастан коена. Коенганнан соң чирләде дигәннәр ишетелми үзе. Әле коенучылар күп чирләреннән савыга диләр.

Чиркәүләрдә бу көнне изгеләндергән су ел буена бозылмый, файдалы көчен югалтмый. Күп чирләрдән дәвалану, өйне изгеләндерү, сабыйларны коендыру өчен изге суны җыеп куярга тырышалар. Аның тамчысы да кодрәтле дип саныйлар. Быел да су коенучылар саны күб булды, күрше авылдан килүчеләр дә бар иде. Коена алмаган кеше бит-кулларын юып, рәхәтлек алып  кайтып китте, дип язды безгә  Түбән Кама районы, Олы  Аты авылыннан  Ирина Садикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Да! В этой деревне Большие Аты, самые верующие... Чтят все обычаи и традиции!

    2
    X