Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Аты авылында Питрау бәйрәмен гөрләттеләр

14 июль көнне Түбән Кама районы Олы Аты авылында Питрау бәйрәмен уздырдылар

- Бу көнне иртәдән төшкә кадәр яңгыр яугач, бәйрәм итеп булмас кебек тоелган иде. Тик Ходай көн бирә бит ул. Яңгыр явып туйгач, төштән соң елмаеп кояш чыкты. 
Зур хөрмәткә ия булган авылдашыбыз Валерий Иванов бәйрәмнең бар мәшәкатьләрен үз өстенә алып, нык булышлык күрсәтте. Авыл советы председателе Бәгдәнур Илдарханов белән авыл депутаты Степан Умнов алдан ук Питрау урынын матурлап, җиһазландырып куйдылар. Бәйрәм быел туган яшь балаларга, беренче класска баручы укучыларга, быел гына гаилә корып җибәргән гаиләләргә бүләк тапшырудан башланып китте. 
80 яшьтән узган парлап яшәүче хөрмәтле әби-бабайлар да онытылып калмады. Мәйдан уртасында өр-яңа матур уеннар уйнатучы ике килендәш Нина һәм Галина Емельяновалар турында әйтмичә мөмкин түгел. Ничәмә-ничә еллар буе бәйрәмгә күңеллелек өстәп, җыен уртасында уеннар алып баралар. Бәйрәм җыр-моңсыз булмый ул. Ел саен кайтучы Казан артистлары Вадим Захаров белән Мөнир Рахмаев быел да бәйрәмне күтәреп җибәрделәр. Мөнир үзенең дәртле җырлары белән халыкны биетсә, Вадим Захаров керәшен жырларын янгыратып авыл халкын сөендерде. Авылдашыбыз Николай Сармаев Казан артистларыннан бер дә калышмыйча, килгән кунакларга, авыл халкына узенең матур җырларын бүләк итте. Питрау бәйрәм салюты белән тәмамланды. Бәйрәмне оештыручы, алып баручы Юмаевлар семьясына рәхмәт диясе генә кала, - дип хәбәр итә Олы Аты авылыннан Ирина Ситдикова.

Фото: Ирина Ситдикова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев