Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлкәннәр дә әкияткә мохтаҗ...

“Әкият” курчак театры “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен куйды. Әлмәндәр курчагын карендәшебез, Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев җанландыра

12 февраль кичен курчак театрында уздыру бәхете татыдым. Бу әкияти сарайга (төрле сәбәпләр белән берничә тапкыр барганым булса да) кабат зур дулкынлану белән килдем. Башымда кызыксыну белән шикләнү катыш уйлар. Трагик һәм җитди бу әсәрне курчаклар ничек итеп башкарып чыгар? Курчак спектаклен башлангыч класста укыганнан бирле караганым юк икән. Шушы яшемдә курчак уены карап утыру килешерме? Спектакль башланып курчакларны күрүгә, күңелемне бөтенләй башка хисләр биләп алды...

“Әлдермештән Әлмәндәр” – Камал театрының легендар спектакле. Ул 1976 елда сәхнәләштерелгән. Төп герое – Әлдермеш авылының 91 яшьлек Әлмәндәр карты. Газраил кушуы буенча авылга Әҗәл килеп төшә һәм Әлмәндәрдән мәңгелеккә китү өчен повесткага кул куюны таләп итә. Әмма Әлмәндәр карт алай тиз генә якты дөньядан китәргә ризалашмый. Аның үләргә вакыты юк, киләчәккә хыяллары, тәмамлыйсы эшләре күп. Шуңа күрә ул төрле хәйләләр табып, Әҗәлдән кача, аны алдап йөртә. Яшәү белән үлем, Әлмәндәр белән Әҗәл арасында соңгы көрәш, тартышу башлана...

Караңгы, ләкин берничә йолдызы балкып торган теге дөньяда Газраил белән Әҗәлнең сөйләшүеннән башланган “курчак уены”на шундук кереп киттем. Әлмәндәр бакчада такта шомарта. Ә өстә, күкләрдә, Газраил аның язмышын хәл итә... Бер караганда, күршеләр ишегалдында семья драмасын карап утырган шикелле. Икенчедән, әкияттәге кебек. Күрәсең, күңел ниндидер бер тылсымга сусаган. Караңгы төстәге кием кигән артистлар үзләре күренми. Бар игътибар курчакларның сөйләшүенә һәм уйнауларына юнәлә.

 Карендәшебез Юрий Чуктиев җан өргән Әлмәндәр курчагы да чып-чын карт кебек: хисле, зирәк, шаян. Тавышы ук ягымлы. Күпләр аны Әлмәндәрне уйнаган Шәүкәт Биктимеров тавышына да охшатты. Актёр үзе тавышын үзгәртмәве турында әйтте. “Ничек бар, шулай уйнадым, – ди ул. – Камал театрыннан соң, башкарып чыга алырбызмы дигән уйлар булды. Әлеге әсәрне курчаклар аша күрсәтәчәгебезгә сөендек тә. Режиссерыбыз Илгиз Зәйниев төп рольгә мине сайлап, “күтәрәбез, син булдырасың”, дигәч, алындым. Роль өстендә бик күп эшләргә туры килде. Камал видеоязмасын да карадым. Ләкин  беркемгә дә охшарга тырышмадым”.

Бер курчакны берьюлы берничә артист йөрткәнен күреп тә гаҗәпкә калдым. Ике артист, бербөтен булып, бер геройны хәрәкәтләндерә. Мәсәлән, Әлмәндәр карт курчагын биш артист хәрәкәтләндерә икән. “Уң кулын – үзем, ә сул кулны, алмашына-алмашына, тагын дүрт артист йөртә. Бер курчакны дүрт артист уйный торган спектакльләр дә бар. Әлмәндәрне исә үзем генә җанландырам, үзем генә сөйлим. Курчак театрының катлаулыгы һәм үзенчәлеге шушы уйнарга читенлегендәдер дә. Үзегездә булган хисләрне ничек итеп курчакка бирә, тамашачыга тапшыра аласыз, дип, драма театры артистлары да шакката”, – ди, Юрий Яковлевич.

Әлмәндәр картны тулысы белән күрсәтә алдыгызмы дигәч, карендәшебез, тыйнак кына, бу сорауга җавапны тамашачы бирергә тиеш, диде. Тамаша кылучыларның берсе буларак, мин үзем исә Әлмәндәргә сокланып утырдым. Авыр эш атнасыннан алҗып килгән күңелем рәхәтләнеп ял итте.

“Әлдермештән Әлмәндәр” – олыларга атап эшләнелгән кичке спектакль. Үзенә карата бер җиңеллелек белән тирән тормыш фәлсәфәсен аңлата. Ыгы-зыгылы тормыш агымыннан арыган йөрәкләр, ничә яшьтә булсалар да, әкият иленә сәяхәт итәргә беркайчан да каршы килмәсләр.

 

Юлия ГУБИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев