Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Гыйльметдинова: «Иҗат кичәсеннән соң, күңелгә әйтеп бетерә алмаслык җылылык иңде»

12 апрельдә Җырчы Җәкәү җортында Владимир авылы шагыйрьләре белән булган очрашудан соң, карендәшебез Ольга Гыйльметдинованың бу иҗат кичәсе турындагы үз хис-тәэсирләрен «Туганайлар»га язып җибәрде.

Керәшен җортында уза торган кичәләрнең онытылмаслык булып истә калганнары күп. Ә менә «Изгеләр чишмәсенең суын эчсәм...» дип аталган монысы, күптән көтеп алгангамы, бигрәк тә җанга якын булды. Минем өчен ул авылыбызның өч асыл заты белән генә түгел, ә озын кыш буе күрми торган авылдашларым белән дә очрашу кичәсе булды. Зал тулы владимирлылар гына булмаса да, шигырь яратучы, Георгий Ибушев катнашындагы бер кичәне дә калдырмаучы тамашачы җыелган иде. 

Сценарийны «Туганайлар»ыбызның баш редакторы Юлия Губина язган, кичәне дә ул үзе алып барды. Юлия шагыйрьләребезне якыннан белә, аларның иҗатын ярата, шулай булмаса, ул бу җаваплы эшкә алынмас та иде.

Кичәнең авылыбызның «Талир тәңкә» фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китүе дә күңелгә май булып ятты. Кем генә, кайда гына булсак та, без беренче чиратта үзебезнең керәшен икәнлегебезне онытмаска тиеш. Моңлы керәшен җыруларын тыңлап үскәнгә дә, бәлки, безнең авылыбыз талантларга шундый бай. Бәлки чишмә сулары бездә шундыйдыр... Бөтен тирә-як авылларга таныш «Изгеләр чишмәсе» юкка гына безнең Биектау башыннан саркып чыкмыйдыр.

Беренче булып сүзне Елизавета Маловага бирделәр. Лизаның авыл клубында иҗат кичәсе үткәргәне булса да, башкалабыз Казанда беренче тапкыр чыгыш ясавы. Дулкынланудан битләре ут янса да, үзенең шигырьләрен шагыйрьләргә хас йомшак, җырлап торган тавышы белән укып, тамашачыны үзенә әсир итте. Мин аның шигырьләренә күптән гашыйк, кич буе тыңларга да риза идем, кичәдә ул үзе сөйләгән дүрт шигырь генә миңа аз тоелды. Аның «Еллар үткәч...» дигән шигырен үзем дә укып күрсәттем әле. Лиза үзе, «шигырьләрне аз язам», дисә дә, аның «Сине уйлап...» китабына кермәгән шигырьләре дә бик күп җыелганын беләм. Миңа II керәшен марафоны барышында Елизавета Малованың 21 шигырен халыкка җиткерү насыйп булды. Кем белә, бәлки Лизаның киләчәк юбилей кичәсе Җырчы Җәкәү җортында үткәрелер әле, дип, хәзердән үк хыяллана башладым.

«Таш астыннан чыккан» Елена Григорьева-Данилованы күпкырлы асылташ, дип атарга була торгандыр. Ул безне гаҗәпләндерүдән туктамый. «Бәрмәнчек» ансамбле оркестры артисты Елена «Гөргөри кияүләре+» спектаклендәге Палый әби роле белән барыбызны да шаккатырган булса, моннан бер ел тирәсе элек социаль челтәрләрдә үзенең беркемнекенә дә охшамаган, баш җитмәслек тирән фәлсәфи шигырьләре белән «үтерә» башлады. Язгы ташу кебек килеп керде ул шигърият дөньясына. Ленага мин «күз тимәсен» генә дия алам. Аның иҗат чишмәсе ургып агачагына шигем юк. 

Георгий Ибушев турында бик күп сөйләргә була. Сөйләмәсәң дә аны бөтен кеше белә. Безнең керәшеннәр арасында аның җырчы гына түгел, ике шигырьләр китабы чыгарган олпат шагыйрь икәнен белмәгән кеше юктыр. Аның тиздән басылып чыгачак «Микай» поэмасын инде хәзер үк укыйбыз. Марафон барышында авылдашыбыз Галина Михайлова поэманы тулысынча укып чыкты. Көн саен дәвамын көтеп ала идек. Георгий кебек, туган авылы табигатенең матурлыгын җырлап торган шигъри юлларга салган, нәни баладай саф, нечкә күңелле бүтән кешене белмим мин. Матурлык җырчысын соңгы вакытта гүзәл җиребезнең төрле почмакларында барган сугышлар нык борчый. Ул үзенең шушы көннәрдә язган шигырендә:

«Ялгыш бер сүз җитә кылны өзеп, 
Кешелекне утка атар өчен.
Үз-үзеңне юкка чыгарырга 
Тудыңмы син?! Акылга кил кеше!», — дип бөтен җиһанга аваз сала. 

Безнең сандугачыбыз Ольга Бачкова, аның әти-әнисе үзләренең матур җырлары белән кичәбезне ямьләделәр. 

Денис Михайловның Георгий Ибушев сүзләренә Шамил Шарипов язган «Ышанасы килми» дигән бик тирән эчтәлекле җырны матур итеп башкаруына мин бик сөендем. 

Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал да безнең шагыйрьләребезгә югары бәя бирде. Бу— тиздән безнең талантлы шагыйрьләребез язучылар берлегенә кабул ителер, дигән өмет уятты.

Кичә барышында авылыбызның иганәче егете Александр Аксаковның тормыш иптәше Наҗия ханым чыгыш ясаучыларны чәчәккә күмде. Владимир авылы үзенең талантлары белән генә түгел, авыл өчен янып йөрүче иганәчеләре белән дә горурлана ала.

Шигырь кичәсе залдагы бөтен халык аягүрә басып, инде керәшеннәрнең гимнына әйләнгән «Безнең ил» җырын башкару белән тәмамланды. Күңелгә әйтеп бетерә алмаслык горурлык, җылылык иңде.

Ольга ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев