Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Табаков вафат булды

Мәскәүдә СССР халык артисты, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры һәм "Табакерка" сәнгать җитәкчесе Олег Табаков вафат булды, дип хәбәр иткән РИА "Новости"га театрның матбугат хезмәте.

82 яшьлек Олег Табаков ноябрь ахырында хастаханәгә ятуы билгеле булган иде. Соңрак матбугат чаралары, Яңа ел алдыннан хәле әйбәтләнгән булуга карамастан, артистның үпкәләренә ясалма сулыш аппараты тоташтырылуы хәбәр итте.

Матбугат чаралары мәгълүматы буенча, табиблар Табаковның туганнары дин әһелен хастаханәгә чакыруларын раслаган.

Табаков "Полеты во сне и наяву", "Человек с бульвара Капуцинов", "Ближний круг", "Сирота казанская" кебек киноларда уйнады.

Күп кенә мульфильм геройлары аның тавышы белән сөйләшә. "Бобик в гостях у Барбоса", "Трое из Простоквашино", "Каникулы в Простоквашино", "Зима в Простоквашино", "Ежик плюс черепаха" мультфильмнары аша Олег Табаков тавышы балаларга таныш.

Олег Табаковның хатыны, актриса Ольга Зудина, дүрт баласы калды.

МА "Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев