Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗановның бүгенге көндә иң олы хыялы

Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актёры, карендәшебез Олег Фазылҗанов безнең редакциягә кунакка килгәч, уйлары белән уртаклашты.

Олег Фарукович 1968 елның 10 мартында Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында туган. Ул театр артисты гына түгел, тамашачыларга кино актеры буларак та билгеле. Киң күңелле, ачык йөзле, һәр кешегә ярдәм кулы сузарга торган артистны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр.

Аның белән аралашып утыруы гына да ни тора! Рәхәт, гади кеше ул. Безнең белән ул театр тормышына, сәяси хәлләргә кагылышлы темаларга да, күренекле карендәшләребез хакында да, сөйләште, хәтта кайбер ааылдашларын да искә алып үтте. Һәм беркемнән дә зарланмады, яманламады да, барысы турында да бары тик яхшы фикерләрен әйтте.

 “Театрга рәхмәт, – диде ул, – рольләргә тилмергәнем юк, кырын караган кешене дә сизмим, яшьләр спектакльләргә яңалык өстибез дип, арттырып җибәрүләр булмасын дип кенә борчылам. Төрле чаклар була инде, ачу килгән чаклар да була тормышта, үкенгән вакытлар да. Канатланып йөрүләр дә аз түгел. Әлегә театр яратучы тамашачылар җитәрлек, вак-төяккә артык игътибар итми генә, исән-сау эшләп йөрик. Мин җырларга да бик яратам бит әле. Җырлы спектакльләрдә уйнаган рольләрем күп булмаса да, бөтенләй юк дия алмыйм, әлбәттә”

Шуннан ул безне кызыксындырган сорауларга да җавап бирде. Инде берничә ел рәттән сольный концертын оештыру теләге белән янып йөри икән артист. Тик бу хыялны тормышка ашыруны үзенең авырап китүе, пандемия килеп чыгуы, ир-егетләребезнең махсус хәрби операциягә алынулары сәбәпле бераз кичектерергә туры килгән. Ә менә быел, зур ышаныч белән, концерт булыр дип көтеп, әзерләнеп йөри ул.

“Озакламый 55 яшемне тутырачакмын. Шушы яшемә җиткәнче миңа бик күп талант ияләре, җырчылар белән эшләргә туры килде. Шуңа эстраданың барлык нечкәлекләрен дә аңлыйм, замана белән аның үзгәреп торуын да күрәм. Яшьләрчә сикереп, биеп кенә түгел – анысын да булдырам, әлбәттә – ә шактый сәхнә тәҗрибәсенә ия артист буларак халык алдына чыгасым килә. Концертымны зурлап, матур итеп, халык күңеленә керерлек итеп үткәрәсем килә. Тормышыма бәйләп, миңа кайчандыр ярдәм кулы сузган, таяныч булган кешеләрне искә төшереп оештырырга җыенып торам. Алдымда торган бурычларымның, хыялымның иң зурсы әлегә шул”, – диде артист

Олег Фарукович үзеннән зур тырышлык, җаваплылык таләп ителүен дә ассызыклап узды. Әле кая, нинди форматта үткәреләчәге билгеле түгел, матди ягы да бар, зур эшләр планлаштырыла.

Барлык хыялларының тормышка ашып, Олег Фазылҗановның сольный концертын тиз арда карау бәхетенә ирешсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев