Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов: «Театр училищесы эскәмиясеннән үк якын күрде»

Керәшен артисты Олег Фазылҗанов та үзенең остазы, карендәше Николай Дунаевны югалтуны авыр кичерә.

Николай Иванович турында сөйләр сүзләрем күп. Ул бит мине, шул рәттән күпсанлы студентларын, театр училищесы эскәмиясеннән үк якын күрде. Шуңа бүген бик авыр.

Кешелекле кеше иде. Нинди генә сорау белән килсәң дә, кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, беркайчан да җавапсыз калдырмады. Өстәвенә әле, бер театрда эшләгәч, гел күрешә, сөйләшә идек. Җайлап кына киңәшләрен дә бирде. Кирәк чагында, ныклык биреп, күңелне күтәрә белде, чаманы югалтсаң, ипләп кенә урыныңа да утырта иде.

Без аны бик юксынырбыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев