Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов “Микулай” спектаклендә уйнаячак

Ренат Әюпов драматург Мансур Гыйләҗевның “Микулай” монопьесасын куя.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Камал театры актеры Олег Фазылҗановны чакырып моноспектакль куя. Ренат Әюпов репетицияләрнең 10 январьда башланачагын әйтте. Режиссер аңлаулары өчен Камал театры җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

Ренат Әюпов драматург Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” монопьесасын куячак. Микулай ролендә – Камал театры артисты Олег Фазылҗанов һәм Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин икесе ике составта уйнаячак. Рәссам – Булат Гыйльфанов. Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин. Консультант – Геннадий Максимов. Моноспектакльдә керәшен хоры һәм кечерәк оркестр катнаша.

“Миңа монодрама формасы бик кызыклы. Татар театры тарихында мин андый әсәр тапмадым. Эзләнә торган эксперименталь театр өчен мондый әсәр кирәк. Олегны моңарчы да спектакльдә катнашырга чакырып караганым булды. Бу юлы ул карыша алмады. Чөнки сүз керәшеннәр турында бара”, - диде Ренат Әюпов.

“Монда гражданлык позициясе зур урын алачак. Бу әсәрне караган теләсә кайсы милләт кешесе үз милләтенең яшәешен саклап калу турында уйланачак. Автор әсәр ахырында Микулайны мәрхүм булды дип язса да, без аны исән калдырачакбыз. Аның милләттәшләре нигезгә ул исән чагында кайтырга тиеш”, - ди режиссер.

“Керәшеннәр темасы миңа бик якын, алар арасында үстем. Моноспектакль буларак та ул миңа бик кызык. Беренче очрашуыбыз нәрсә булып бетәр. Үз карашларым, фикерләрем дә бар, тәкъдим итеп карарга җыенам”, - диде Олег Фазылҗанов.

Спектакль ТР Мәдәният министрлыгының дәүләт заказы буларак куела. Ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарыла. Премьера март ахырына планлаштырыла. Спектакль театрның Кече залында уйналачак. Әлеге пьеса буенча Әлмәт театрында репетицияләр бара. Премьера январ ахырына тәгаенләнгән. Төп рольдә – Рафик Таһиров.

Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев