Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов "Идел әкияте" фестиваленең "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә җиңде

Фестиваль Чабаксар шәһәрендә узды

Татарстанның атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актёры Олег Фазылҗанов режиссёр Иосиф Дмитриев исемендәге "Идел әкияте" (Атăл юмахĕ) милли яшь тамашачылар һәм яшьләр театрларының V төбәкара фестивалендә "Иң яхшы ир-ат роле номинациясендә җиңде. Бу турыда Чуаш яшь тамашачы дәүләт театрының рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Идел әкияте" (Атăл юмахĕ) фестивале Чабаксар шәһәрендә Чуаш  яшь тамашачы дәүләт театрында узды. Фестивальдә Идел буе һәм Урал театрлары спектакльләре тәкъдим ителде.

Фестивальнең даими жюри рәисе, педагог, театр режиссеры, актер, тәнкыйтьче, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Виктор Шрайман да “Микулай” монодрамасына төп рольне уйнаучы Олег Фазылҗановның уйнавына югары бәя биргән. "Төп герой - искиткеч артист! Үз эшенең остасы. Рус театры психологиясе кануннары буенча уйный. Актерның рольне тоемлау зәвыгы иң югары дәрәҗәдә, аның уйнавында бер генә дә кытыршылык юк. Спектакль бизәлеше , режиссер эше , музыкаль бизәлеш, искиткеч акапель җырлау белән - болар барысы да сәнгатьчә тулы образга туплана. Бу эшне күрүемә бик шатмын һәм театрны бу спектакльләре белән котлыйм!”, - дигән режиссёр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев