Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов: «Дәрескә килмичә калганда, журналларның югалган чаклары да булды»

Татарстанның атказанган артисты студент чакларын искә ала.

Студент чоры – иң рәхәт чак, дигән фикерне институт тәмамлаучылар тарафыннан еш ишетергә мөмкин. Ә студент чакны сагыналармы икән? Элекке студентларның үзләрен тыңлыйк әле.

Олег ФАЗЫЛҖАНОВ, Татарстанның атказанган артисты:

– Студент чак – белем алырга ашыккан вакыт. Әти-әни яныннан киткәннән соң, тормышны мөстәкыйль алып барасың, бөтенесенә дә үзең җавап тотасың – үзеңчә яши башлыйсың. Уку миңа җиңел бирелде. Студент булып интектем дип әйтә алмыйм. Һәрвакыт укытучылар тарафыннан хөрмәт тойдым. Мин әле хәзерге вакытта да студент. Алла боерса, быел Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлыйм.

Һәр студентка да кайда һәм ни өчен укыганын белү зарур. Аннары үкенерлек булмасын. Кергәнче чыгуыңны уйла, диләр. Шуңа күрә укырга кергәч, нәрсә өчен укыганыңны белергә кирәк. Театр училищесының беренче курсында укыганда эшли башладым. Ул яктан мин бик бәхетле, чөнки укыганда ук профессиональ артистлар белән эшләп, тәҗрибә тупладым. Дөресен әйтәм, театр өлкәсендә эшлим дип, күп кенә фәннәргә күз йомыбрак карадым, эшемдә барыбер кирәге чыкмаячак дип уйладым. Хәзерге акылым булса, мин алай итмәс идем, әлбәттә... Яшь чактагы вакыйгалар кызыклы хатирәләр булып искә төшә. Люция Хәмитова (Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты – авт.) белән бергә укыдык. Исемдә, параларда мин татарча нәрсә дә булса сөйлим, ә Люция укытучыларга рус теленә кирәкле тәрҗемә ясап барды. Авыл баласы рус телен начар белә бит инде. Укытучыларыма рәхмәт, хәлгә керәләр иде. Дәрескә килмичә калганда, журналларның югалган чаклары да булды (көлә – авт.). Элек без иртәгә нәрсәнең ничек буласын белеп яшәдек, шуңа күрә күңелебез белән тыныч идек. Ә хәзерге заман студентларына авыр. Мин үскән заманда әйбер булмаса да, яшәүнең тәмен тоя белдек.

Фотода: училищега кергән ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев