Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Октябрь аена халык сынамышлары

Октябрь безгә нинди һава торышы һәм киләсе ел фасылларына нәрсә юрый?

1 октябрь – әгәр бу көнгә торналар җылы якка китеп бетсә, Покрау көнне (14 октябрь) беренче суыкларны көтегез. Әгәр бүген җылы булса, 2 ноябрьгә кадәр көннәр суытмый.

2 октябрь – бал кортларын кышка әзерли башлыйлар.

3октябрь – бу көнне җил көнчыгыш яки көнбатыштан иссә – яңгырга, көньяк җиле – җылыга, төньяктан искәне – салкынга ишарә.

4 октябрь – бүген көн нинди, алдагы 4 атна да шундый булачак.

5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.

6 октябрьдән чын суык көз – елның өченче фасылы башлана.

7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.

8 октябрь – әгәр бу көнне беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.

9 октябрь әгәр бүген беренче кар төшсә, ә чия агачында бер генә яфрак та калмаган икән, тиздән кыш җитәр.

10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.

11 октябрьдә куяннар соры тунын алыштырмый икән, кыш әле килергә ашыкмый. Коры яфраклар җиргә кире ягы белән ята икән, киләсе елга мул ел килер.

12 октябрьдә күктә йолдызлар күп булса, кыз коры килер.

13 октябрь каен һәм юкә Покрауга кадәр “чишенеп” бетсә, ел уңай килер. Әгәр берән-сәрән яфраклар калса, кыш суык булыр.

14 октябрь – Покрау. Бу көнне төшкә кадәр көз, төштән соң – кыш. Покрау нинди, ел шундый.

15 октябрь – көн яңгырлы икән – кыш суык килер. Җил көньяктан иссә – кыш җылы булыр. Явым-төшем булмаса, күк йөзе чиста икән, тиздән суытыр.

16 октябрь – соры болытлар түбән йөзә икән, көн бозылыр.

17 октябрь – җил тынса – көннәр суытыр.

18 октябрь – әгәр ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный, ә болытлар җилгә каршы йөзә икән, кар явар.

19 октябрь – коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.

20 октябрь – агачта яфраклар коелып бетмичә, кар яуса, тиздән эреп бетәр.

21 октябрь болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.

22 октябрь түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә – көз китәргә ашыкмый дигән сүз.

23 октябрь көнне айны күзәтәләр. Әгәр “мөгезе” төньякка карап тора икән, тиздән суыклар җитәр. Көньякка караса – бер атна җылы торыр. Көнчыгыш яки көнбатышка юнәлсә – көчле суык җил көтегез.

24 октябрь иртән кар очса, кыш суык килер.

25 октябрьдә йолдызларга карыйлар. Алар якты яналар икән – суыта, тонык икән – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар – кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елга борчак уңар.

26 октябрь көньяктан тиз-тиз агучы болытлар йә яңгыр, йә кар алып килә.

27 октябрьдә  аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.

28 октябрьдә – аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән – суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса – җил һәм карга ишарә.

29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.

30 октябрьдә яңгыр яуса – кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.

31 октябрьдә айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр “мөгез” көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X