Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Очраштыра, кавыштыра, их, Җөри җыеннары – фото, видео

13 июльдә, Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Калатау итәгендә урнашкан Тырлау аланында, традиция буенча, керәшен мәдәнияте республикакүләм фестивале – Питрау үткәрелде.

Быел анда 60 меңнән артык кунак, шул исәптән Татарстаннан һәм Россиянең бик күп төбәкләреннән фольклор коллективлары катнашты. Бәйрәм рухы мәйданда гына түгел, ә барлык тирә-юньгә таралган иде. Килүчеләрне тау башына зур хәрефләр белән язылган “Питрау” язуы каршы алып, маяк сыман юл күрсәтеп торды. Табигатьнең бар матурлыгын үзенә җыйган, тирә-ягын хуш исле урман уратып алган Җөри авылы гөрләп торды.

Питрау бәйрәме төштән соң сәгать 5тә мәртәбәле кунакларны каршы алудан башланып китте.

Бу юлы бәйрәмгә Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, әлеге фестивальнең беренче оештыручылары, аңа нигез салучылар – чыгышлары белән шушы яктан булган “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, Россия дәүләт думасы депутаты, Мамадыш районының элекке башлыгы Анатолий Иванов килгән иде. Районның хәзерге башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин да булды. Марат Әхмәтов үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов һәм үз исеменнән бар халыкны сәламләп, изге теләкләрен җиткерде:

“Без сезнең белән – масштабы буенча да, эчтәлеге буенча да тиңдәшсез гаҗәеп бәйрәм шаһитлары. Питрау – язын башланган бәйрәмнәрнең төгәлләнүе ул. Үз фидакарь хезмәте белән дан тоткан безнең халык нинди матур һәм тату! Безнең күп кенә егетләр махсус хәрби операциядә катнаша. Без җиңәргә тиеш, шуңа күрә бердәм һәм тату, илебез дә, халкыбыз да нык булырга, гадәтләребезне хөрмәт итәргә тиешбез”, – диде ул.

Вадим Никитин бүгенге бәйрәмнең Гаилә елы кысаларында үткәрелүен искәртте:

“Менә инде ничә ел Питрау, керәшен йортының кунакчыллыгын күрсәтеп, халыкны җыя. Питрау – Татарстанның чын милли горурлыгы. Әлбәттә, бу гаилә бәйрәме дә, нәкъ менә монда күпләр таныша, өйләнешә һәм гомерлек парын таба”.

Җыенны ачып, театральләштерелгән тамаша Роберт Рождественскийның “Человеку надо мало” дигән шигыре белән башланды.

Бу тормышта кеше өчен күп нәрсә кирәкми, әнисе, туган җире булса, үз тамырларын белсә һәм, иң мөһиме, өйдә һәрвакыт көтәр кешесе булса, шул да җитә, диелә әлеге шигырьдә. Бик дөрес, дөньяда якыннарың – гаиләң кирәк!  “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең Гаилә елына багышлап, керәшеннәрнең бәби туу, гаилә йолалары сәхнәләштерелгән тамашасын халык җылы кабул итте. Әлеге күренештә бабай белән әбинең үз бала-оныкларын кадерләве, туганнарның бер-берсенә мөнәсәбәте, яратуы киң колач белән яктыртылды. Гаилә томышында халкыбызның йола-гадәтләре, бәйрәмнәре зур урын алып торуын, керәшеннәрнең дини бәйрәмнәре күп булуын, бер-бер артлы килеп, һәркайсының гаилә тормышында мөһим роль уйнавын күрсәтте алар.

“Питрау-2024” төп мәйданында карендәшләребезгә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Бу хакта түбәндәге ссылка белән тулырак кереп укый аласыз.

На «Питрау-2024» нашим сородичам вручили государственные и ведомственные награды

Бәйрәмне ачу тантанасыннан соң, “Питрау түгәрәк уены”, “Туганнар җырлашуы”, “Җәшләр җыены”, “Туганайлар керәшен йорт-җире”,  “Димче почмагы”,  “Кряшен чибяре”  һәм башка мәйданчыклар эшкә кереште.

“Кряшен чибяре-2024” титулына ия булу өчен, 9 чибәр керәшен кызы көч сынашты: Ангелина Александрова (Алексеевск районы), Алеся Димитриева ( Зәй районы), Анжелика Иванова (Кукмара районы), Светлана Иванова (Мамадыш шәһәре), Тамара Минова (Яр Чаллы шәһәре), Ариана Кадыйрова (Мамадыш районы), Лиана Маркова (Башкорстан республикасы), Марина Морозова (Питрәч районы), Милена Новикова (Балык Бистәсе).

 18-28 яшьлек кызлар катнашкан бу конкурста беренче урынны яулап Татарстан күләмендәге “Кряшен чибяре” Светлана Иванова булды.

Тулырак танышу өчен (ссылка).«Кряшен чибяре-2024» титулын Светлана Иванова яулады

Традицион “Димче почмагы”, Гаилә елы уңаеннан, быел тагын да матуррак бизәлгән, шалашның тирә-ягында халык гөжләп тора иде. Анда димче –  Аграфена Васильева. Башка еллардан аермалы буларак, быел ул үзе генә түгел, аңа Мамадыш ягыннан Елизавета Сергеева да кушылган.

Аграфена Васильева:

“Беренче тапкыр үткәрелгән Питрау җыенынан башлап, ел да шушы “мәхәббәт шалашы”нда эшлим. Гаилә корып, балалар үстерү – кеше тормышындагы иң изге гамәлләрнең берсе. Яшь парлар кавыша, бәбиләр туа. Ә баланы үстерү өчен кайбер вакытта табигать көчләренә дә мөрәҗәгать итми булмый. Бигрәк тә бала елак булса, күз тисә, элгәредән килгән им-томнарның ярдәме тия. (Ул безгә баланы тоз, су, көл, бәрмәнчек белән имләү йоласын күрсәтте). Иң беренче, Качманудан калган су алына, аңа чиста четверг көнне аруландырылган тоз, шуннан соң, шулай ук, чиста четверг көнне учак яккач калган көлне алып, Атаның, Улның, Святый тынның исеменә “амин” дип салалар. Бәрмәнчек көнне алынган песиле тал ботагы белән дә, балаларны күз тиюдән имләп дәвалыйлар. Әлбәттә, бу вакытта тиешле иман да укыла.

Ә димләүгә килгәндә, гаилә кору өчен элгәре кавыштырасы парларның нәселен тикшергәннәр. Тәртипле нәселме, эшчәнме, ышанычлымы... Шуннан соң гына яучы җибәреп, кыз сөйләшү йоласын башкарганнар.

Өйләнешәсе парларга елга буена барып, мунча себеркесе әзерләгәннәр. Аның да үз йоласы бар: бер төптән үскән ике каен агачының яфраклы ботакларын сындырып, бер-берсенә куша-куша, себерке бәйләгәннәр”.

Аграфена түти безне “мәхәббәт шалашы” янына гына ясап куелган мунчага алып керде. Кияү белән кәләш өчен әзерләнгән себеркене күрсәтте.

“Килен аны үз кулы белән, “бергә-парлы булыйк, таза-сау, озын гомерле булыйк” дип пешекли. Аннан үзе чиккән бистәргә башта үзенең парлы мунчада тирләгән тәнен сөртеп ала да, иренә сөртенергә бирә. Бу ырым ире читкә китмәсен дип эшләнелә. Питрауда кавышкан парлар бик күп. Бүгенге бәйрәмдә дә кавышасы парлар шактый. Алар үзләренең танышулары турында сөйләячәкләр.  Шаярып кына башланган эш булса да, “пар табасым килә”, “димләгез, таныштырыгыз әле” дип килүчеләр күп. Аларның кайберләре өйләнешеп рәхмәтләрен әйтә, арада “син генә таныштырдың” дип ачуланучылары да юк түгел”,– дип сөйләде Аграфена түти.

“Димче почмагы”нда парын табарга теләүчеләргә я анкета тутырырга, я телефон номерларын калдырырга тәкъдим ителә.

Елизвета Сергеева да сүзгә кушылды:

“Мин Чия башы авылыннан. Шунда туып-үстем. Читкә чыгып китсәм дә, туган авылыма кайтып яшәү бәхетенә дә ирештем. Шунда минем бик күп җырларым язылды. Туган җирдә яшәгәндә, үз туган ягыңны, әти-әниләреңнең нигезен кадерләгәндә, җирнең көчен тоясың. Күңел дә җыр-моңга тула андый чакта. Бар дөньяга ишеттерәсе килгән сүзләрем бар: “Җир белән бербөтен булып, табигатьне тоймаган килеш, бу тормышта бәхетле була алмыйбыз. Һәркем үз туган илен, үз төбәген сөйсен, йола-гадәтләрен сакласын иде. Ә парларның кавышуы гомерле булсын, бер дулкында яшәсеннәр. Якыннарым арасында да димләп кавышканнар да, Питрауда табышканнар да шактый. Бик матур, бәхетле яшиләр. Барлык гаиләләргә ныклык, илебезгә тынычлык телим”, – диде ул.

Питрау бәйрәмен олылап, яратып килгән Чиләбе, Удмуртия, Башкортстаннан керәшен оешмалары членнары, фольклор коллективлары да биредә иде. Алар үз сәламнәрен ирештерде.

 

“Кадерле, туганайлар! Сезгә Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы керәшеннәреннән күп сәлам алып килдек. Безнең “Күңел җырлый” (“Душа поет”) һәм гаилә ансамбле бүгенге олы җыенга бик сагынып, теләп килде. Үзебезнең як җыруларын яңгыратачакбыз. Бәләкәй генә автобуста унөч сәгать килсәк тә, армадык.  Арада иң өлкәнебез Петр Васильев  – безнең гармунчыбыз”, – диделәр, Питрауны сагынган Чиләбе карендәшләребез.

Ә Удмуртиянең Грахов районы Пурим керәшеннәре янына килүгә үк,  үз яклары җыруын җырлап җибәрделәр. “Безнең “Тәңкәләр” ансамбле бүгенге туганнар җыенын өзелеп көтте. Тик, берничә көн калгач, нишләптер, берничәбез авырып киттек. Менә шушы Питрауларның могҗизасыдыр, кичә барыбыз да савыгып аякка бастык, бүген хәлләребез дә, кәефебез дә шәп, Аллага шөкер.  Барлыгы унике кеше килдек. Питрауда бишенче тапкыр катнашуыбыз, бик ошый”, –  диде ансамбль җитәкчесе Ксения Сидорова.

Менделеевск районының керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова белән дә сөйләштек.

“Җөри Питравын бер дә калдырмыйбыз. Иң беренче “Бигәш” ансамбле белән килдек,  ул вакытта әле бер генә сәхнә иде. Шунда барлык кунаклар, артистлар чыгыш ясады. Питрау елдан-ел матурая. Ансамбльләр дә ел саен арта бара, алар монда килеп үз яклары фольклорын күрсәтә. Төрле як йолаларын ишетеп, җыруларын тыңлап, халкыбызның бай мирасына сокланабыз, алардан өйрәнәбез, үзебез дә башкаларга ошарлык чыгышлар ясыйбыз. Бу әһәмиятле җыен – якыннар очрашуы, фикерләрне туплау, фольклор репертуарын баету урыны.  Күп тапкырлар килгәч инде, “Кряшен чибяре” конкурсында катнашучы кызларыбыз да җитәрлек”.

Төрле яктан килгән туганыйлар килгән кунакларга үз көнкүрешен, яшәү рәвешен дә күрсәтергә тырышты. 

Агачтан салынган йортларда милли киемле хуҗалар кунакларны чәй, керәшен ризыгы белән сыйлады. Һәркайда чәчәк бәйләмнәре, такыялар эленгән иде.

Җыр-биюләр, уен-көлке кызганнан-кыза барган мәйданда көрәш, ярышлар, конкурслар башланды. Батырлар рәхәтләнеп көч сынашты. Берсеннән-берсе гүзәл кызлар “Кряшен чибяре” бәйгесендә катнашты.

Бәйрәм эстрада йолдызлары концерты белән дәвам итте.

Мәйдан каршына урнаштырылган зур видеоэкранда бу Питрауның төп мизгелләре күрсәтеп барылды. Мәйдан читендә сәүдә рәтләре, чәйханәләр урнашкан иде. Биредә кунаклар чәй белән сыйланды, бер-берсе белән аралашты.

“Питрау бәйрәме – иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Җөридә узган бәйрәм бигрәк тә масштаблы, күркәм. Югары дәрәҗәдә оештырылган. Кеше искитмәле күп! Танылган артистларыбыз җырлары, Рәсәй йолдызы Славаның чыгышы да ямь өстәде бәйрәмгә. Үзәк сәхнәдәге алып баручыларның үзебезнең керәшеннәр булуы да ошады миңа. Олег Фазылҗан белән Елена Данилова-Григорьева –  менә дигән алып баручылар! Димче түтиебез Аграфена – искитмәле карендәшебез”,– диде үзе дә матур җырын бүләк иткән талантлы җырчы, композитор, шагыйрә Людмила Аланлы.

Бәйрәмнең иң кызган мәле – мәйдан уртасында учак кабызу. Әлеге традиция элгәредән килә. Халык учак тирәли түгәрәк уенда җырлап әйләнә.

“Айбагыр” балалар мәйданчыгыннан балалар шау-шуы җанга рәхәтлек бирә.

Әлбәттә, шундый зур бәйрәмне оештыру бик тә олы көч таләп итә. Кем әйтмешли, ашаган түгел, тураган белә. Кемнәрдер төрле мәйданнардан ишетелгән тавышның бер-берсенә комачаулавыннан зарланып та алды. Нишлисең, кем әйтмешли, хәтта туй да үпкәсез булмый инде.

Ничек кенә булмасын, җыен шәп үтте. Милли бизәкле киемнәрдән, салютның аллы-гөлле төсләреннән күзләр камашты. Керәшеннәрнең җыру-моңнары халык көйләренә сусаган җаннарга сары май булып ятты. Күпме кешене үз туганнары, классташлары, авылдашлары, якташлары белән очраштырды. Бер-берсенә гомергә бергә булырга вәгъдә биргән Питрау парлары да булмый калмагандыр.

Киләсе Питрауларга кадәр, исән-имин булыйк, карендәшләр! 

Фоторепортаж

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев