Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өченче баласы туган гаиләләргә – өстәмә ярдәм

Аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләргә түләү өчен, өстәмә рәвештә, 362,5 миллион сум акча тотылачак.

Россия премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы күрсәтмәгә кул куйган. Бу акча өченче балалары (дүртенче, бишенче һәм алардан соң бала туган очракларга да кагыла) туган аз тәэмин ителгән гаиләләргә ай саен түләү өчен тотылачак.

Төбәкләрдә бу төр түләүне алучылар саны артуга бәйле рәвештә, өстәмә финанслау кирәклеге ачыкланган. Ә аның өчен тиешле сумма хөкүмәтнең резерв фондыннан алыначак.

Аң тәэмин ителгән гаиләләргә түләнә торган бу пособие күләме һәр төбәкнең үзендәге  яшәү минимумына тәңгәл булачак. Һәм ул акча гаиләдәге өченче балага (һәм аннан соң туган балаларга) 3 яшь тулганчы түләнә.

Фото: funik.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев