Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алёна һәм Нурбәк Батуллиннарның гаиләсе ишәйде

Кодалар – халык язучысы Роберт Батулла белән карендәшләребез Любовь һәм Николай Кутузовлар гаиләләрендә зур шатлык. Шушы көннәрдә Алёна һәм Нурбәк Батуллиннарның икенче уллары дөньяга килде.

“Танылган опера җырчысы, актриса Галина Вишневская үзенең мемуарларында, беренче кызым белән авырлы булганда, Ростроповичны (ире) гастрольләргә озатуы турында язган. Виолончы Мстислав хатынына, үзеннән башка, бәби тапмаска кушкан. Һәм ул аны көтеп җиткергән. Ә менә мин Нурбәкне иртән Санкт-Петербургка гастрольләргә озаттым да, шул ук көнне кич улыбызны таптым. Көтә алмадым. Исәнме, яңа тормыш”,- дип социаль челтәрендә шатлыгы белән уртаклаша Алёна Кутузова-Батуллина. 
Исегезгә төшерәбез, Нүрбәк Батулла 14-18 август көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә XX OPEN LOOK халыкара заман биюе фестивале кысаларында “Әлиф” спектаклендә төп рольне башкарды. 
Алёна һәм Нурбәкнең беренче уллары Туран исемле. 
Яшь әти-әнине без дә чын күңелдән котлыйбыз! Улыгыз сәламәт булып, бәхетле гаилә җылысында үссен. Уңышлары белән сөендереп торсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев