Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нинди бәйрәм ул Олы Тәрбит авылының Җармукасы?

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында бер гасыр элек Җармука бәйрәме уздырыла башлый.

Җармука урысча "ярмарка" сүзеннән алынган. Ярминкәләр Олы Тәрбиттә 1913 елгы Казан губернаторы Указы нигезендә оештырыла башлый. Керәшеннәр аны үзебезчә, җармука дип йөргән. Тирә-як авыллардан, шәһәр-районнардан халык Олы Тәрбиткә килә торган булган. Алып-сату белән шөгыльләнгәннәр, күңел ачканнар. 

2013 елда, Тройсында  авыл халкы совет вакытында туктатылган Җармука бәйрәмен яңадан башлап җибәрде. Ул һәр елны чиркәүнең престол бәйрәме –  Изге Өчлек көнендә, Тройсында уздырылган. Ул елны бәйрәм ЗурТәрбит авылының – 400 һәм Казан губернаторының ярминкә уздыру турындагы Указның 100 еллыгына туры килде.

Әлеге фотода Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында "Җармука" бәйрәме. Фото 1956 елда төшерелгән. Инна Драндрованың шәхси архивыннан алынды.

Быел исә, Җармуканы 4 июнь – Тройсын көнендә, Я. Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге белән Кайбыч районы берлектә Олы Тәрбит авылында зурлап оештырылар. Программада: концерт-тамаша, Тройсын йолалары, түгәрәк уен, балалар мәйданчыгы, фотозона һәм җармука узачак

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдыралар керэшеннэр!!!